Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сәламәт булу гадәтләре

Аларны әкренләп гамәлгә ашырсаң хәерлерәк.

1. Һәр эшнең, шул исәптән иртәнге, төшке, кичке ашның да үз вакытын билгеләгез, әлеге режимны көн саен сакларга тырышыгыз. Анда ялга да, хәрәкәт яисә урамга чыгып һава сулауга дә урын калдырыгыз. 
2. Әгәр эшегездә күп вакыт утырасыз икән, мөмкин кадәр ешрак торып басыгыз, йөреп килегез. Бу берьюлы аякларыгыз, арка һәм йөрәк өчен файдалы. Иң яхшысы – 20 минут саен хәрәкәтләнеп алу. Сәгать саен булганда да арыганлык кими.  
3. Начар гадәтләрдән арыныгыз. Сүз дә юк, бу бик авыр эш, бәлки табибларга да мөрәҗәгать итү кирәк булыр. Тик тәмәке тарту, аракы эчүне ташлаганнан соң үз-үзегезне яхшырак хис итә башлагач, «ярый әле моны эшләдем» диячәксез.  
4. Куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотыгыз. Машинада барганда каешны эләктерү авыр түгел. Гади генә бу гамәл җитди зыяннан саклый.
5. Урамнан кергәч, бәдрәфтән чыккач, кулларны юу, иртә-кич тешне чистарту, ашаган саен авызны чайкау кебек гади чисталык кагыйдәләре күпчелек йогышлы авырулардан саклый.
6. Бу киңәшләрнең барысын да берьюлы гамәлгә ашырырга ашыкмагыз. Югыйсә, алардан баш тартуыгыз ихтимал. Аларны акрынлап кертегез.

Организмны тикшертү
1. Ел саен диспансеризация үтәргә тырышыгыз. Ниндидер тайпылышлар булган очракта аларны вакытында күреп алу мөһим. 
2. Авырту яисә моңарчы күзәтелмәгән халәт тойсагыз, табибка күренегез. 
3. Тиешле даруларны вакытында һәм инструкциясендә әйтелгәнчә эчергә кирәк. Әгәр табиб диета саклау яки ял итү мөһимлеген искәртә икән, колак салыгыз. Шикләнсәгез, башка белгеч белән дә киңәшләшегез.
4. Файдалы дип, ниндидер ризык ашый башлаганчы, күнегүләр ясарга керешкәнче табибка күренегез, аның фикерен дә тыңлагыз. Бәлки нәкъ менә сезнең очракта әлеге үзгәрешләр зыян китерер?
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев