Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салават Фәтхетдиновтан халык исемен алалар? Чынмы, шаяртумы?

«Татар радиосы»ндагы «Бүреләр белән бию» тапшыруында Салават Миңнеханов Салаватның халык артисты исемен алалар дип шаяртырга җыенган. Татар радиосында баручы "Бүреләр белән бию"нең узган чыгаралышында кунакта җырчы Салават Миңнеханов иде. Озак кына әңгәмәдән соң ул, тамада Илшат Исхаковка шалтыратып, тыңлаучыларны да, егетнең үзен дә шаккатырган тәкъдим ясады. "Безнең яңа концерт була...

«Татар радиосы»ндагы «Бүреләр белән бию» тапшыруында Салават Миңнеханов Салаватның халык артисты исемен алалар дип шаяртырга җыенган.

Татар радиосында баручы "Бүреләр белән бию"нең узган чыгаралышында кунакта җырчы Салават Миңнеханов иде. Озак кына әңгәмәдән соң ул, тамада Илшат Исхаковка шалтыратып, тыңлаучыларны да, егетнең үзен дә шаккатырган тәкъдим ясады. "Безнең яңа концерт була бит инде, тере тавышлы, җанлы концерт. Шунда бер "прикол" ясыйсым килә. "Бүреләр белән бию"дә мине "разыграть" иткән сыман син Салават Зәкиевичны "разыграть" итәргә тиеш. Аннары туры эфирда яздырылган бу шаяртуны мин, рөхсәт сорап, концертларда кулланачакмын. Ул бит үзе дә «Телепортация" кебек проектларда теләп катнаша, шуңа ачуланмаячак. Аңа шалтыратасың да "Мин госсоветтан яисә госдумадан дип әйтәсең һәм "Сез сәхнәдә күп сүгенәсез. Бу әйберне күп кеше ишеткән, күп кеше белә. Моны хәтта шаяртулар белән дә җибәрәләр. Шуңа күрә сезнең халык артисты исемен алабыз", - дисең. Аннары ул сөйли башлый һәм телефон гудогы тавышын куябыз. Күңелле булачак! Аннары видео төшерербез аның комментариясен белер өчен. Ул Илшат Исхаков шалтыратканын белмәячәк тә, бәрсә, мине бәрәчәк, әмма ул мине бәрмәячәк. Эшли алабызмы бу әйберне?", ди Миңнеханов. Шоумен егет, аптырап сораулар бирә торгач, нәтиҗәдә, риза булды. Бу турыда Салаватка әйтүе генә булды, җырчы, көлеп: «Ярар, Илшат, бу шаяру иде! Бүреләр белән бию! диде һәм шуның белән серне дә чиште. Чынлыкта, тәкъдим шоумен егетне аптыратыр өчен генә ясалган булып чыкты. Татар радиосында барган бу тапшыруда кайчандыр Салават Миңнехановтан Илшат Исхаков үзе үк шулай шаярткан булган. Шул рәвешле җырчы тамадага "әҗәтен кайтарды". [Tatar Today, Раилә Вәлиуллина]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев