Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең чираттагы клиплары дөнья күрде

Бүген парлы җырчылар Салават Миңнеханов белән Гүзәлемнең чираттагы клиплары дөнья күрде. «Ай, яй, яй» исемле җырның клибы шаян эчтәлекле сюжетка корылган. - Бу моңа кадәр «Кил, кил» җырына төшерелгән клипның дәвамы. Аны яңа ел каникуллары вакытында эшләгән идек.

Монысында да Азнакай районының Карамалы Елга авылында яшәүче әби белән бабай катнашты. Тамашачы 80 яшьлек әбине аеруча яратты. Туган якларга кайткан саен, аларның хәлен белешеп чыгарга тырышабыз. Алар әле бүген дә мичтә ипи пешерә, агач йортта яшиләр - бик күңелле һәм рәхәт, - ди Салават.

- Салават, тере тавышлы концертыгыз белән шактый шәһәрләрдә булдыгыз. Алга табан планнарыгыз нинди?

- Әйе, төгәлрәк итеп әйтсәк, без унике шәһәрдә булдык. Тамашаларыбыз тулы зал белән узды, үзебез дә, тамашачылар да бик канәгать калды. Казанда узган концертыбызны карарга да танылган шәхесләр, популяр җырчылар килде. Дөресен генә әйткәндә, башта тамашачы аңлар микән, юк микән, дигән шикләнү бар иде, әмма ике сәгать дәвам иткән концертыбыз бер сулышта узды. Соңгысын җиденче декабрьдә куйган идек. Әлегә үз тамашабызны тәкъдим итү тукталып тора. КЛИП

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X