Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салават үрнәк күрсәтте

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, "ТАТМЕДИА" агентлыгы тарафыннан оештырылучы, "Әти-әниләреңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" дигән республика акциясенә кушылды. Анда катнашучыларга үз якыннары өчен Татарстан журналлары һәм газеталарына язылырга тәкъдим ителә. "Без бу акцияне язылучылар саны кимегәнгә күрә үткәрмибез. Балалар һәм картлар йортлары өчен басмаларга язылып, без яхшылык эшлибез, үз бурычбызны үтибез,...

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, "ТАТМЕДИА" агентлыгы тарафыннан оештырылучы, "Әти-әниләреңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" дигән республика акциясенә кушылды. Анда катнашучыларга үз якыннары өчен Татарстан журналлары һәм газеталарына язылырга тәкъдим ителә.

"Без бу акцияне язылучылар саны кимегәнгә күрә үткәрмибез. Балалар һәм картлар йортлары өчен басмаларга язылып, без яхшылык эшлибез, үз бурычбызны үтибез, кешеләрнең күңелен күрәбез һәм язылучылар институтын саклап калабыз", - ди оештыручылар.

Салават Фәтхетдинов фикеренчә, яшьләрне гаджетлардан аеру өчен укытырга кирәк. "Мин гаиләм өчен дә, балалар йортлары өчен дә бик күп басмаларга язылдым. Элек вакытлы матбугатка язылу тормыш кагыйдәсе иде. Соңгы вакытта интернет, айфоннар аркасында без укудан биздек. Мондый акцияләрне үткәрергә кирәк. Халыкны телевизордан, компьютерлардан аеру, аларны укуга җәлеп итү зарур. Бу чир, гасыр фаҗигасе. Яшьләр интернетны эш өчен файдаланмый. Бу куркыныч нәрсә, моның белән очрашкан кеше аңлый. Мин оныкларым, шулай ук шоферларым белән көрәшәм. Минемчә, юл һәлакәтләренең яртысы телефоннар аркасында килеп чыга", - диде җырчы.

Салават Фәтхетдинов үз гаиләсе, Мөслим картлар интернат-йорты, Лаеш балалар йорты, Мөслим интернат-йорты, Арча интернат-йорты өчен "Салават күпере", "Ялкын", "Татарстан", "Сөембикә", "Идел" кебек басмаларга язылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев