Салаватның хатыны үлгән
Яңалыклар тасмасы

Салаватның хатыны үлгән

Бу хәбәр ФЕЙК!

Бүген иртән күпләрнең ватсабына шундый хәбәр килде. Имеш, Салават Фәтхетдиновның хатыны Ләйсән якты дөньядан киткән.

“Матбугат.ру” белешкәнчә, бу хәбәр чып-чын фейк. Ышанмагыз да, таратмагыз да! Хәбәрчебез белешүенчә, бу хәбәр дөреслеккә туры килми. Салаватның баянчысы Альфред Якшимбетов та моны раслаган. Куркыныч хәбәрнең таралуына, мөгаен, Салаватның кичә инстаграмда язган сүзләре сәбәпче булгандыр. «Минем хәлләр җырларлык түгел» дигән ул. “Матбугат.ру” бу турыда язды. Мөгаен, шушы хәбәрдән соң кемдер коткы таратырга булган.  Мондый чакта, озын гомерле булыр, Аллаһ боерса, дип әйтеп куялар.   Салават һәм Ләйсән Фәтхетдиновларга исәнлек-саулык теләп калабыз. Аллаһы Тәгалә шифасын бирсен! Чыганак:Матбугат.ру

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев