Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салаватның әнисе Тәкълимә Фәтхетдинова: «Балалар ач булмасын дип, көтү көттем»

27 ноябрь - Әниләр көне. Берсеннән-берсе моңлы тавышлы җырчыларны нинди әниләр үстергән икән? Алар һөнәре буенча кем? Балаларына карата таләпчән һәм усаллармы? Әниләр көне уңаеннан, җырчыларның әниләре белән таныштырырга булдык. - Салават бик тырыш бала булды. Мәктәпне «5»кә генә тәмамлады. Сыйныф җитәкчесе Ләйсәннең әнисе иде. Беркайчан да эчеп тә, тартып...

27 ноябрь - Әниләр көне. Берсеннән-берсе моңлы тавышлы җырчыларны нинди әниләр үстергән икән? Алар һөнәре буенча кем? Балаларына карата таләпчән һәм усаллармы? Әниләр көне уңаеннан, җырчыларның әниләре белән таныштырырга булдык.

- Салават бик тырыш бала булды. Мәктәпне «5»кә генә тәмамлады. Сыйныф җитәкчесе Ләйсәннең әнисе иде. Беркайчан да эчеп тә, тартып та йөрмәде. Артык тәртип­ле булгангадыр, мәктәпне тәмамлау белән, клуб мөдире итеп куйдылар. Бик озак эшләми, Стәрлетамак шәһәренә укыр­га китте, уку арасында хәрби хезмәтен дә үтәп кайтты. Ә мин, балалар ач булмасын дип, көтү көттем. Эш хакын сөт, май белән түли иделәр. Көтү кайткач, кичен клубта идән юа идем. Җыештыручы булмагач, Салават ул эшне миңа йөкләгән иде.

Балаларыма усал әни булмадым. «Инәй, ник син безгә бер дә кычкырмыйсың?» - дип сорый балалар (Тәтешле якларында әниләргә «инәй» дип дәшәләр). Нәрсә өчен тиргим инде мин аларны? Беркайчан да йөземә тап төшермәделәр, алар турында бер начар сүз дә ишеткәнем булмады. Салават турында гына әллә нәрсәләр уйлап чыгаралар. Әмма аны гәпләгәннәрне шундук урыннарына утыртып куям. Салаватка сүз тидермим.

Салаватым гел ярдәм итәргә генә тора, бө­тенебезне дә карый. Энесенә дә йорт салды. Инде үзе карт көнендә кайгы-хәсрәтсез, иге­лекләр күреп яшәсен. Салават - зур исем, улым исемен аклады да. Зур үрләр яулады, инде тәхетен югалтмасын гына. Кабатлап әйтәм, ул кечкенәдән тырыш иде. Сәнгатьтә булмаса, башка өлкәдә дә көнләшерлек уңышларга ирешер иде. Авылда калган булса да, югалмас иде. Беркайчан да әзерне көтеп тормады, үз ризыгын үзе тырышып, тыр­машып тапты».

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев