Салкын фатирда ничек җылынасыз? (сораштыру)
Көзнең шушы вакыты шәһәр фатирларында яшәүчеләрнең бераз үзәгенә үтеп ала. Чөнки җылы бирелмәгән, ә көннәр салкын. Әле шул вакытта кайнар суын да өзеп алалар бит. Быел һава торышы кинәт суыткач, кайберәүләр салкынга күнегә алмыйча аерата интегә.
Кат-кат юрганнарга төренеп йоклый, шкафлардан җылы халатлар чыга, электр җылыткычлары кушыла. Әле һава торышы биш көн рәттән сигез градустан түбән тормыйча, фатирларга җылылык килмәячәк. Шәһәрдәшләр бу көннәрне ничек үткәрә, җылылык булмау алар өчен проблемамы?
Алинә Хөснетдинова, бәйрәмнәр алып баручы:
– Фатирда әлегә җылы, рәхәт кенә. Алай суыкка чыдый алмыйбыз дип әйтмәс идем. Тормыш иптәшем Марат белән балаларны, киресенчә, суыкка өйрәтәбез – чыныгып үссеннәр дибез. Бик салкын булса, духовкада тәмле пирог пешереп, бал белән тәмле чәй эчеп сыйланабыз.
«Мәләкәс аръягы» микрорайонында яшәүче:
– Җәйнең рәхәт эссе һавасыннан соң бүгенге көзге салкынга әкренләп өйрәнеп барабыз. Фатирыбызның тәрәзәләре кояш ягына карый, шунлыктан урамда көн кояшлы булса, өйдә дә җылы була. Болытлы, яңгырлы көннәрдә генә салкынча. Өйдә электр җылыткычы бар, әмма аны кабызган юк. Чөнки түзәрлек, җылырак кына киенергә кирәк. Урамда да бит алай ук салкын түгел. Әле алда әбиләр чуагы булыр дип көтәбез. Фатирларга җылылыкны гадәтләнгән вакытта гына бирсәләр яхшы булыр. Иртәрәк кирәкми, чөнки җылылык өчен бик кыйбат түлибез. Эсседән соң салкынга ияләшкән кебек, коммуналь хезмәтләрнең дә җәйге бәясеннән кышкы бәясенә ияләшергә кирәк.
Халидә Максутова, пенсионер:
– Мин түземсезлек белән фатирларга җылы бирелүен көтәм. Урамда көннәр җылы булса да, өйләр суынырга өлгерде бит инде. Ике-өч көн җылы гына таш диварларны җылытмый. Балалы гаиләләргә, өлкәннәргә фатирда җылы булса әйбәт инде. Юкка гына әби-бабаларыбыз «Җылы сөяк сындырмый» димәгән бит. Салкынга караганда, җылыда рәхәтрәк.
Гөлсәрия Абдуллина, табиб:
– Үзем җылы яраткач, фатирларның җылы булуын телим. Көз көне вируслы респиратор чирләр арта. Салкын, яңгырлы көннәрдә җылы өйгә кайту сәламәтлек өчен дә файдалы. Кайберәүләр: «Урамда җылы бит, фатир өчен вакытыннан алда күп акча түлисе килми», – диләр. Мин моңа каршы, чирләсәң акча тагын да күп китә бит. Чирләгәндә җылы фатирыңда тиешле дәвалауны алсаң, тизрәк тереләсең.
Оксана Васильева, Яңа шәһәрдә яшәүче:
– Урамда суык булса да, фатирыбызда җылы әле. Тәрәзәләрне дә ачып куйгалыйбыз хәтта. Минем үземә җылылык булмаудан бигрәк, кайнар суның бетеп торган вакыты бик уңайсыз. Бойлер алып куярга кул җитми йөри. Кирәк инде ул. Авылда әнә рәхәт ичмасам. Телисең газны кушасың, телисең сүндерәсең. Үзәктән җылылык биргәнне көтеп утырмыйсың.
Ә болай җылылык юк дип зарланып утырырлык түгел. Буласы бит ул, сабырлык белән көтәргә генә кирәк. Салкын урамда яшәмибез, аллага шөкер, торырга фатирыбыз бар. Туңа башласак, калынрак киенербез, кайнар душка керербез, аннары мәтрүшкәле, баллы чәй эчеп җылынырбыз.
Илнур Мөхәммәтҗанов:
– Безгә ничек тә ярап булмый инде. Эссе булса, туйдырды инде бу көннәр, кайчан суытыр дип зарланабыз. Бераз гына салкынайтып җибәрсә, җылы көтеп иза чигәбез. Тәмам сабырсызларга әйләнеп беттек, кемне дә булса шелтәләргә генә торабыз.
Көз җиткәч, суытып җибәрәсе билгеле инде. Моны белә торып, үзебез дә бераз гына булса да әзерлек чаралары күрергә тиешбездер. Кибетләрдә җылыткычлар тулып ята бит. Гомер эченә бер тапкыр аны да сатып алып куярга була. Берсе дә ат бәясе тормый. Тормыш-көнкүреш өчен кирәкле нәрсә. Җылы биргәнче алардан файдаланып торырга була.
Әби-бабайларыбыз ачлы-туклы сугыш елларында нинди генә авырлыклар күрмәгән. Сөйләп, аңлатып бетерлек түгел. Иң мөһиме – дөньяларыбыз имин булсын дип телик. Башкасына ничек тә түзәрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев