Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салмыш баштан тишек катамаранда йөзү фаҗигага китергән

Чаллының "Салават күпере" ял базаы янында Чулман елгасында хатын-кыз батып үлде. Вакыйга туйдан башлана. Бирегә туганнарының туена килгән ир белән хатын туйлар үткәч, икенче көнне салмыш баштан яр буена йөрергә чыгалар. Алар шунда елга читендәге катамаранны күреп, аның белән "йөзеп" алмакчы булалар. Катамаранны суга этеп төшергәннән соң кереп тә утыралар....

Чаллының "Салават күпере" ял базаы янында Чулман елгасында хатын-кыз батып үлде.

Вакыйга туйдан башлана. Бирегә туганнарының туена килгән ир белән хатын туйлар үткәч, икенче көнне салмыш баштан яр буена йөрергә чыгалар. Алар шунда елга читендәге катамаранны күреп, аның белән "йөзеп" алмакчы булалар. Катамаранны суга этеп төшергәннән соң кереп тә утыралар. Әммә бик озак йөзә алмыйлар, катараманның төбе тишек булу сәбпле бата башлыйлар. "Герой"лар инде ярдан 50-60 метр ераклыкка киткән булалар.Ир һәм хатын суга сикерәләр. Ир кеше бар көченә йөзеп ярга килеп җитә, әммә хатын-кыз хәлсезләнеп су төбенә китә. Чулманда суның салкын булуы да бу очракта мөһим ролне уйнагандыр. Фаҗига урынына коткаручылар килеп,1983 елда туган хатын-кызның мәетен табып алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев