Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салым түләүчеләр өчен

Милеккә салым түләмәгән өчен пеня 1 майдан исәпләнә башланачак. Татарстан Дәүләт Советының 24 нче утырышында моңа бәйле закон проекты кабул ителде. Яңа законны кабул итү милекнең кадастр бәясен ачыклау һ.б. мәсьәләләр белән бәйле.

Парламентның бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, 2015 елның 1 гыйнварыннан алып, милеккә салымнар аның кадастр бәясеннән чыгып билгеләнә. Салымны икенче елның 1 декабренә кадәр түләү шарт. Әмма вакытында түләнелмәгән салым өчен пеня инде 2 декабрьдән үк исәпләнә башлый.

"Салым түләүчеләрнең моңа бәйле рәвештә бик күп сораулары туа. Закон проекты исә бик зур социаль әһәмияткә ия, чөнки салымны соңрак түләү мөмкинлеге бирә һәм салым түләүчеләр өчен уңай шартлар тудыра", - диде Леонид Якунин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев