Салым түләр вакыт
Физик затларга быелгы керемнәре өчен салым түләү вакыты чикләнеп килә. Элек бу эш 1 ноябрьгә кадәр башкарылырга тиеш булса, хәзер исә 1 октябрьгә кадәр без салымнарны түләргә тиеш. Бүгенге көнгә Чаллы салым идарәсенә куелган планның 49%ы гына үтәлгән. Казнага нибары 300 миллион сум салым акчасы кергән. Салым идарәсеннән хәбәр итүләренә...
Физик затларга быелгы керемнәре өчен салым түләү вакыты чикләнеп килә.
Элек бу эш 1 ноябрьгә кадәр башкарылырга тиеш булса, хәзер исә 1 октябрьгә кадәр без салымнарны түләргә тиеш. Бүгенге көнгә Чаллы салым идарәсенә куелган планның 49%ы гына үтәлгән. Казнага нибары 300 миллион сум салым акчасы кергән. Салым идарәсеннән хәбәр итүләренә караганда, бу сумманың 250 миллионы - транспорт, 42 миллионы - милек һәм 8 миллионы җир өчен түләнгән салым суммалары.
Узган ел бу вакытка барлык салымнарның 70%ы җыелган иде инде. Шәһәр, республика икътисадында кытлык булмавы һәрберебездән тора. Шулай булгач, салымны түләп, тыныч йоклыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев