Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салымнар артуы ихтимал

Якын арада Россиядә салымнар артуы ихтимал. Премьер-министр Дмитрий Медведев бюджетның керем өлешен арттыру өчен шундый карар кабул ителергә мөмкин, дип белдерде. Бу хакта сүз 2015 елга бюджетны планлаштыруга багышланган киңәшмәдә барды. "Үсеш өчен безгә иң төп мәсьәләләрне билгеләү, дәүләт чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттыру сорала. Шул ук вакытта керемнәрне арттыру чараларын да...

Якын арада Россиядә салымнар артуы ихтимал. Премьер-министр Дмитрий Медведев бюджетның керем өлешен арттыру өчен шундый карар кабул ителергә мөмкин, дип белдерде. Бу хакта сүз 2015 елга бюджетны планлаштыруга багышланган киңәшмәдә барды.

"Үсеш өчен безгә иң төп мәсьәләләрне билгеләү, дәүләт чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттыру сорала. Шул ук вакытта керемнәрне арттыру чараларын да күрергә, хәтта иң ахыргы чиктә кулланыла торган чара - салымнарны арттыру вариантын да карарга кирәк. Әлеге мәсьәләләрнең кайберләре тикшерелде. Әмма тәгаен карарлар кабул ителгәнче барлык уңай һәм тискәре яклар үлчәнәчәк", - дип сөйләде Премьер. Бюджет проектын Дәүләт Думасына сентябрь уртасына юллау көтелә. Анда Россия икътисадының санкцияләр йогынтысында ничек үзгәрүе дә күрсәтеләчәк.

Медведев бюджет тотрыклы булырга һәм чынбарлыкка тәңгәл килергә тиеш, дип саный. Моннан тыш, Премьер-министр чыгышында: "Ил якындагы 3 елда үзенең социаль бурычларын үтәячәк. Нәрсә генә килеп чыкса да, гомуммилли әһәмияткә ия булган проектларны һәм программаларны тормышка ашыруны дәвам итәчәкбез", - дип ышандырды.

Шунысын да искәртик, июль ахырында Владимир Путин катнашында узган киңәшмәдә халыктан һәм оешмалардан алынучы салымны арттыру юллары каралган иде инде. Ике вариант тәкъдим ителде. Беренчесе - төбәкләргә сатудан кергән керемгә 3 процент күләмендә салым билгеләү хокукы бирү. Икенчесе - НДСны 2015 елдан 20 процентка җиткерү. "Ведомости" газетасы Президент сатудан кергән керемгә салым кертүне хуплаган, дип яза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев