Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Салым инспекциясе бу шимбәдә гражданнарны кабул итәчәк

Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча салым инспекциясе исегезгә төшерә: 2017 ел өчен физик затларның милек салымнарын вакытында түләү срогы 3 декабрьдә чыга.

26 ноябрьгә 455 млн сум (транспорт салымы – 288 млн сум, физик затлар милкенә салым - 137 млн сум, җир салымы - 30 млн сум) кергән, бу түләнәсе сумманың 52,5%ын тәшкил итә. Гражданнарга уңайлы булсын өчен бу атнада салым инспекциясе шимбә көнне (1 декабрь) 10:00дән 15:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Чаллылыларга милек салымнарын түләү срогы тәмамланырга санаулы көннәр калды, дип искәртәләр. Әгәр салым түләнмәгән булса, һәр көн өчен пенилар исәпләнә, шулай ук бурычлының мөлкәте хисабына, счетларындагы акчаларыннан тотылып калына. Бу очракта мәҗбүри рәвештә салым түләтү процедурасы кулланыла.
Барлыкка килгән бурычларны булдырмас өчен, Салым инспекциясе салымнар түләү буенча бурычларны үзвакытында түләүне сорый.

 

http://nabchelny.ru/news/34543

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев