SANLWEL сынатмый
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, кыска вакытлы ялга китәр алдыннан, "Мастер" Кама индустриаль паркындагы SANLWEL компаниясе эшчәнлеге белән танышты. Биредә сэндвич-панельләр җитештерелә. Монда эшләр 2014 елда башланган иде. Бүгенге көндә 20 кеше хезмәт куя. Алар сменага 3500 куб. метр товар ясыйлар. SANLWEL компаниясендә эшләнгән панельләр Чаллы дәүләт педагогия университеты бассейны, "Чаллы"...
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, кыска вакытлы ялга китәр алдыннан, "Мастер" Кама индустриаль паркындагы SANLWEL компаниясе эшчәнлеге белән танышты. Биредә сэндвич-панельләр җитештерелә. Монда эшләр 2014 елда башланган иде. Бүгенге көндә 20 кеше хезмәт куя. Алар сменага 3500 куб. метр товар ясыйлар. SANLWEL компаниясендә эшләнгән панельләр Чаллы дәүләт педагогия университеты бассейны, "Чаллы" индустриаль паркы төзелешендә файдаланылды. Агымдагы елның май аенда биредә түбә блогы эшли башларга тиеш. Австралиядән кайтарылган җиһазларның бәясе 3 миллион сумнан артык. Наил Гамбәрович: "Чаллы компанияләре көндәшлеккә сәләтле, ә товарларның бәясе кулай һәм сыйфаты яхшы булырга тиеш. Без үзебезнең товар җитештерүчеләргә ярдәм итәрбез", - дип белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев