Шарджа урамында сагыз чәйни күрмәгез яки Гарәп Әмирлекләрендә күргәннәрем (фотолар)
Биредә бөтен җирдә камера «күзәтә».
Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял итү ошый инде миңа. Әйберләр кыйммәт булса да, монда тәртип, кешенең куркынычсызлыгы тәэмин ителгән. Тыныч күңел белән рәхәтләнеп йөрисең.
«Күчтәнәчне ошаттылар»
Беренче тапкыр 12 ел элек булган идем. Бу юлы дустым белән Шарджа әмирлегендә 5 йолдызлы отельгә тукталдык. Бер кешелек юллама 85 мең сумга төште. Бу бәягә самолетта барып кайту, трансфер, көненә 2 тапкыр ашау (швед өстәле), мини-бар, пинг-понг уены, фитнес зал, 7 төн куну керә.
Халык саны буенча Шарджа әмирлеге Абу-Даби белән Дубайдан кала өченче урында тора. Биредә аэропорт та бар. Без исә Дубай һава аланына төштек. Аннан Шарджага кул сузым арасы гына дияргә дә була. Ике әмирлекне бары бер күпер аерып тора. Кыскасы, Яңа шәһәрдән ЗЯБ бистәсенә барган шикелле.
Казаннан Дубайга 5 сәгать очтык. Бер тапкыр кайнар ризык ашаттылар. Су, чәй, каһвә бирделәр.
Дубай аэропорты – дөньядагы иң зур һава аланнарының берсе. Кеше бик күп. Шуңа да карамастан без тиз арада таможня тикшерүләрен үтеп, чемоданнарыбызны алдык. Бер көнлек бушлай сим-карта да бирделәр. Әмма аны кулланырга туры килмәде. Чөнки һәр сәүдә үзәгендә, аэропортта, отельдә, номерда wi-fi эшли.
Аэропорттан безне язу тотып, трансфер өчен җаваплы белгеч каршы алды. Туристлар өчен бу бик уңайлы. Үзеңнең туроператорыңның исемен эзләп табасың да, ул сине отельгә үк илтеп куя.
Дөньякүләм стандартлар буенча кунакханәләрдә бүлмәләргә көндезге 2дә генә урнаштыралар. Мин күчтәнәчкә чәкчәк алып барган идем, әллә шул тәэсир итте, безне шундук урнаштырдылар. Киткәндә дә ташлама ясадылар, көндезге 12 сәгатьтә номерны бушатасы урынга 12:30га кадәр калырга рөхсәт иттеләр.
«Дирхамны үзең белән аласы»
Бу илдә акча берәмлеге – дирхам. Без Чаллы банкларының берсендә аның берсен 23 сум15 тиенгә алдык. Болай отышлырак чыга. Чөнки элек сумны – долларга, аннары чит илгә килгәч кенә долларны дирхамга алышытырасы иде. Һәр транзакциядән комиссия дә тотып калына иде.
Гарәп Әмирлекләрендә ватанпәрвәрлек хисе көчле. Бөтен җирдә флаглар эленеп тора, хәтта йортларда да әләмнәр, шәхси машиналарда да шәехләренең портретлары урын алган.
Урамда ап-актан киенгән ир-атлар йөри. Башларында – аклы-кызыллы гутра яулыгы. Аны кара төстәге игаль шнуры белән уратып бәйләп куйганнар.
Күпчелек хатын-кызлар кап-карадан йөри: куллары белән күзләре генә ачык. Гарәп туташ һәм ханымнары кара киемне урамга чыкканда халат кебек кенә өстенә элеп куя. Аның астыннан матур күлмәк күренеп тора. Аякларында үкчәле түфли, йөзләре ачык һәм бик нык бизәнгән: озын-озын керфекләр, буялган кашлар һәм кызыл иннекләр. Кулларында маникюр, кынадан ясалган сурәтләр һәм затлы йөзекләр. Гид әйтүенчә, кара абайялы хатын-кызлар Согуд Гарәбстаны, Пакыстан һәм Палестинадан килгән кешеләр.
Отель территориясендә, диңгез буенда йөргәндә, күпчелек туристлар русча һәм татарча сөйләште. Алар арасында Әлмәт, Казан, Уфа, Кострома шәһәрләреннән килүчеләр дә бар иде. Сүз уңаеннан, без тукталган отельгә унынчы тапкыр килүчеләр дә бар. Чөнки диңгез, кул сузымында гына. Бөтен җирдә чисталык, тәртип.
«Хатын-кызлар аерым таксида йөри»
Шарджа әмирлегеннән Дубайга таксида барып кайту уртача 2 мең сумга төшә. Таксистлар счетчик белән эшли. Безгә аларның кирәге булмады, чөнки отельдән сәүдә үзәкләренә автобус белән бушлай йөрттеләр. Мондый мөмкинлекне бар кунакханәләр дә тәкъдим итми.
Гарәп әмирлекләрендә күпчелек «Тойота», «Мерседес», «БМВ», машиналарында йөри. Номерлары кыскарак булган саен, машина «текәрәк» санала икән.
Метрода хатын-кызлар һәм ир-атлар аерым вагоннарда йөри. Җәмәгать транспортында ашау һәм эчү тыела. Сагыз чәйнәсәң 50 доллар (якынча 4000 сум) штраф түлисең. Сүз уңаеннан, биредә бөтен кешене камера күзәтә. Аэропортта фотога төшерәләр. Гарәп Әмирлекләрендә закон бозган кеше штрафны түләмичә, беркая да бара алмый. Аларның күләме бик зур. Әйбер урласагыз, илдән куып чыгарачаклар. Элегрәк исә, шәригать кануннары буенча каракларның кулларын кискәннәр.
Мөселман хатын-кызлары алсу түбәле таксида йөри. Аның йөртүчесе фәкать хатын-кыз булырга тиеш. Мондый такси гадиеннән 20 процентка кыйммәтрәк.
Гомумән алганда шәхси транспорт булмаса, йөрү уңайсыз. Җәяүлеләр өчен юл аша чыгу зур проблема. Тиешле урында чыкмасаң, 400 дирхам (якынча 10060 сум) штраф түлисең.
«Ике метрлы акулалар күрдек»
Экскурсияләр өчен банк кушымтасы аша Россия акчасы белән дә түләп була. Без Дубайга һәм Абу-Дабига экскурсия алдык. Бәяләрне төрле кешедән белешергә кирәк. Чөнки гидлар артык кыйммәткә дә сатарга мөмкин. Безнең ике кешегә ике экскурсия 180 (якынча 14400 сум) долларга төште. Моңа берәр тапкыр ресторанда туклану да кергән иде.
Истәлекле урыннардан «Бурдж-әл-Гарәп» отеле беренче тапкыр бу илдә булган кеше өчен бик матур урын. Ак җилкәнне хәтерләткән бу отель бүгенге көндә дөньядагы иң кыйммәтле кунакханәләрдән санала. Ул ясалма утрауда төзелгән. Анда бер төн куну (иң очсыз дигән варианты сайлаганда) 65 мең сум. Отель 28 катлы, 202 номердан тора.
Гомумән, Дубай халыкны биек манаралары, зур мәчетләре, затлы отель һәм моллары белән сокландыра.
Дубай Марина районында ике катлы көймәдә канал буенча да йөздек без. Биек биналар яныннан үткәндә кичке аш тәкъдим итәләр (швед өстәле), ризыкны ашаганда, күзләр урамдагы искиткеч матурлыкны күзәтә.
Дөньядагы иң зур сәүдә үзәге «Дубай Молл»да да булдык. Биредә 120 мең кибеттә брендлы товарлар сатыла. Шундагы әйберләрне Аджман Әмирлегендәге «Көн һәм төн» кибетеннән 6 тапкыр очсыз бәягә алган кешеләр дә очрады.
«Дубай Молл»да дөньядагы иң зур аквариум да бар. Аның эчендә хәтта ике метрлы акулалар да йөзеп йөри.
Сәүдә үзәге янындагы ясалма күлдә данлыклы музыкаль фонтан урнашкан. Билгеле булганча, аны 6600 ут һәм 50 төсле прожектор яктырта. Фонтанның суы 150 метр биеклеккә кадәр күтәрелә. Кызганыч, бу юлы аны ремонтка япканнар иде. Киләчәктә ул тагы да матуррак булачак, диләр. Аның каравы дөньядагы иң биек бина буларак Гиннесның рекордлар китабына кертелгән «Бурдж-Хәлиф» манарасы янында фотога төштек. 163 катлы энә формасындагы бина 828 метр биеклектә.
Абу-Даби шәехенең зиннәтле резиденциясе, «Шәех Зәед» мәчете искитмәле матур. Ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә нигез салучы шәех Зәед ибн Солтан Аль Нахайян хөрмәтенә салынган. Шәех биредә җирләнгән, аның рухына тәүлек буена (имамнар алмашыну вакытыннан тыш) Коръән укыла.
Мәчет 12 га мәйданны били. Аның эчендә эскалаторлар эшли. Биредә берьюлы 41 меңнән артык кеше намаз укый ала. Бина идәненә дөньядагы иң зур палас җәелгән. 5627 кв метрлы келәмнең авырлыгы 38 тонна. Сваровски ташларыннан ясалган затлы люстра 16 мең тонна. Болар барысы да Гиннесның рекордлар китабына кертелгән. Мәчетнең эчке ягы да зиннәтле ташлар белән кулдан бизәлгән. Бирегә керү бушлай.
Берничә киңәш:
– Ислам дәүләт дине булган бу илдә, артык кыска кием белән урамда йөрмәү хәерле.
– Чит илгә барганда иң кирәкле әйбер: кер бавы! Ул булмаса, коенып кергән киемне киптерү авыр булачак.
– Дарулар алырга да онытмагыз. Биредә алар кыйммәт.
– Туңдырманы кафе, рестораннарда гына ашагыз. Метрода яки автобуста туңдырма белән тотсалар, 100 дирхам (якынча 2300 сум) түләттерәчәкләр.
– Кешене аның рөхсәтеннән башка фотога төшерергә ярамый. Мәчеттә елмаеп, теләсә ни кыланып фотога төшү катгый тыела.
– Юл һәлакәтен дә фото һәм видеога төшерергә ярамый. Сүз уңаеннан, 7 көн яшәү дәверендә бер авария дә күрмәдек.
Йомгаклап шуны әйтәсем килә, мин Берләшкән Гарәп әмирлекләренә янәдән гашыйк булдым. Бу илдә якынча 12 млн кешенең (саннар бик үк төгәл булмаска да мөмкин) 90 проценты гына гарәпләр. Монда төп халыкны дәүләт кайгырта. Бөтен җирдә язулар гарәпчә генә. Төп байлыгы нефть һәм газ булган илдә гаиләле кешегә бушлай ике җир участогы, вилла бирелә. Бала тугач 50-200 мең доллар түләнә. Ил гражданнары дөньяның теләсә-кайсы илендә бушлай белем алуга хокуклы. Медицина хезмәте дә түләүсез.
Махсус белеме булмаган кешегә 4000 доллардан башлап хезмәт хакы каралган, диплом алгач 10 мең долларга җитә. Һөнәри осталыкка һәм стажга бәйле рәвештә ул даими арта.
Сүз уңаеннан, биредә чит илләрдән килгән кирәкле белгечләргә дә хөрмәт зур. Моны дәлилләп, Белорусиядән килгән бер турист, таныш табибының Дубайда берничә ай эшләп 500 млн сумга вилла алуын әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев