Шәргыя Фәтхиеваның «чабата» биюен 20 меңнән артык кеше карады
«Мине сайлар дип уйламадым да...» - ди.
«Шәһри Чаллыдан – «Пятачок» видеоларын социаль челтәрләрдә дә бик яраттылар. Алар арасында иң популяры – Равил Галиев сайлаган биюче Шәргыя ханым Фәтхиеваныкы булды. Бу видеоны «ВКонтакте»дагы төркемебездә 20 меңнән артык кеше карады. Сәхнәгә чыккач, ул үзенең тумышы белән Мөслимнән булуын, хәзерге вакытта Чаллыда яшәвен әйтеп, «Чабата» көен куюларын сорады. Аннары җиңел, тыйнак хәрәкәтләр белән биеп, барысын да таң калдырды.
Бәйрәмнән соң Шәргыя ханым белән хәбәрләшеп, тәэсирләрен сораштык. Дүрт ел буе үткәрелгән «Пятачок»ларның нибары берсен генә калдырган икән ул, анысында да концертка алдан алып куйган билеты булганга гына.
– Равил Галиев сәхнәгә чакырып кул изәгәч, минедер дип уйламадым да, кем икән дип борылып та карадым әле. Гадәттә, җырдан соң бию көе куеп, биетеп сайлый иделәр бит. Ә ул, күрәсең, җырлаган вакытта ук күреп алган. Шундый гадәтем бар анысы – биегәндә җырда «йөрәк» сүзе булса, бармакларым белән йөрәк «ясыйм», «яна» сүзе булса, янгандай биим (көлә). Шуңа игътибар иткәндер.
Сәхнәдәге биюем «Чабата» дип атала. Ул күбрәк Пенза, Самара якларында таралган. Мин аны 1976 елда Балтач районы Кенәр авылына иптәш кызыма кунакка баргач, кичке уенда күреп, отып калдым. Аннары андый хәрәкәтләр белән биючеләр озак еллар күземә чалынмады. Биш-алты ел элек интернетта Балтач районы Сабан туена бүләк җыйган видеога тап булдым, анда бер кыз шулай биеде. Ә «Пятачок»та мин үземнән элементлар өстәп биедем. Чөнки анда бит кулга чабата тотарга кирәк. Бервакыт пакетлардан да үреп карадым ул чабатаны, тик ошамады. Хәзер менә сүстән үреп карарга исәп.
Уйлый торгач, шунысы да исемә төште – әнием Халидә дә шулай бии иде бит! Алар яшь чагында Чиләбе якларында яшәгән, мөгаен, шунда өйрәнгәндер.
Һәр як, һәр район үзенчә бии, хәтта төрле көйгә дә үзенчә басасы килә – Флера Хөрмәтовага бер, Рөстәм Вәлиевка икенче төрле. Мин үзем һәрвакыт биюгә тартылдым, һәрхәлдә 5нче класска кадәр шулай булды. Аннары бер авыр сүз ишеттем дә кырт туктадым. Хәтта яшь вакытта дус кызымның туена шаһит булып баргач та бии алмадым – аякларым тышауланган кебек иде. Шулай да тора-бара җиңдем мин ул халәтне. Телевизордан биюләрне караганда да беренче булып аякларын күзәтәм – нинди хәрәкәтләр ясый бу кеше, ничек чалыштыра, – дип уртаклашты шәһәрдәшебез.
Шәргыя Фәтхиева 31 ел «Бигеш» аэропортында агент булып эшләп лаеклы ялга чыккан, ул ТРның атказанган транспорт хезмәткәре. Самолетларны карап торучы техник хезмәткәрләрне аэропортның «моторы», ә агентларын «йөрәге» дип атаганнар. Шәргыя ханым күп еллар дәрәҗәле кунакларны каршы алып, багажларын кабул итеп, билетларын теркәп, самолетка озату белән шөгыльләнгән.
Эшне оештыра белүен күреп, лаеклы ялда булса да аны үзе яшәгән күп фатирлы йорт өчен җаваплы итеп билгеләгәннәр. 52/17 йорты тирәсе чисталыгы, биредә яшәүчеләр күмәкләшеп утырткан матур чәчәк түтәлләре белән аерылып тора.
Шәргыя ханым тормыш иптәше Айрат белән менә дигән кыз үстергән, бүгенге көндә алар ике оныкларының яраткан әби-бабасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев