Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Сәрия Гарипова: «Әтиемнең яшь чагын үз күзләрем белән күргәндәй булдым»

Язучы Рабит Батулла истәлек-хатирәләре.

Узган елны баш редактор Резидә Юсупова тәкъдиме белән Бөек Ватан сугышында катнашкан әтием турында газетага язма әзерләгән идем. Зур гаиләбез белән  мәрхүм әти-әниебезне искә алырга, хәтирәләрне яңартырга, оныкларына да тагын бер кат горурланып сөйләргә яхшы сәбәп булды ул.

Әтием Исхак Кәлимулла улы Батуллин Зәй районы Шыкмай авылыннан. 1944 елның көзендә, 17 яшендә хәрби хезмәткә алына. Башта сак хезмәтендә хәрби составларны фронтка озата, аннары флотка юллана. Ерак Көнчыгышта илебезнең чикләрен саклый, Совет-Япон сугышында катнаша, «Японияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнә. Өч ел хезмәттә булып, 1947 елда авылына кайта.

Әтием турында истәлекләрне барлаганда аның бертуган абыйсы Мөхлисулланың улы, язучы Рабит Батуллинга да мөрәҗәгать иттем. Олы яшьтә булуына карамастан, ул вакыт табып, хәтирәләрен күләмле әсәргә салды. Бик кызыксынып укыдым мин аны, әтиемнең яшь чагын үз күзләрем белән күргәндәй булдым.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлашканда газета укучыларны да сугыш чорындагы авыл тормышын, ир-ат язмышларын чагылдырган шушы документаль повестьтән өзек белән таныштырырга булдык.

Сәрия Гарипова (Батуллина)

Зәйнең өч баһадиры, өч горурлыгы

 (Исхак агам Батуллин һәм аның дуслары турында истәлек-хатирәләрем)
 (өзек)

Биек тау башында өч шәүлә, өч баһадир таң аттыра. Тау артыннан чыгып килүче кояш нурларының пәрдәсендә өч баһадирның шәүләсе аеруча озын, шомлы булып күренә. Башка парлар таудан төшеп, капка төбендәге эскәмиядә сөйләшеп, мәхәббәттә аңлашып, кочаклашып утыра.
Тау башындагы өч шәүләнең берсе – шушы авылда 1927 елда туып үскән егет, булачак агроном Исхак Батуллин. Ул – Кәлимулла белән Мәгъсүмәнең төпчеге, уникенче баласы. Исхактан алда тагын Бибизәкия түти, Бибизәйтүнә түти, Мөхлисулла (минем әти), Әрҗүдә түти, тагын җиде бала тапкан Мәгъсүмә әби. Мин уникесенең бишесен күреп белә идем, алдагылары иртә үлеп киткән, урыннары җәннәттә булсын. Гомере буе бакча казу, бәрәңге үстерү, өлгергән игенне урак белән уру кебек авыр  эшләрне башкарса да,  Мәгъсүмә әби  талчыбыктай зифа буйлы, үзе гармунда, курай-кубызда уйный, матур итеп җырлый, бии иде.
Икенче шәүләнең кыскарагы –  Зәй төбәгенең Югары Баграж исемле керәшен авылында яшәүче яшь татар егете, булачак язучы Аяз Гыйләҗев. Өченче шәүлә исә, иң озыны – Сарсаз Баграж егете, шулай ук булачак язучы Гүри Тавлин. Алар –  өч дус, өч мәктәптәш, өчесе дә Югары Баграж мәктәбендә укый. Гури Тавлин алардан олырак та, озынрак та, аңа 17 яшьләр чамасы.  Исхак Батуллинга 16 тулар-тулмас, Аязга да шул чама, ул Исхактан да, Гүридән дә кыскарак, базык гәүдәле. Яшь аермалары әллә ни зур түгел, сыйныфлары да аерым, әмма  аларны  белем алу теләге берләштерә. Өчесе дә китап укырга бик ярата. Исхак, киң күңелле егет, ике дустын да Сабан туе бәйрәменә, кунакка алып кайткан. Баграж – Шыкмайга унбиш чакрымлап булыр, Бөтендөнья чемпионы, чаңгычы Фёдор Симашовның туган авылы.

Сугышның иң кайнаган чагы. Ачлык, ялангачлык, җитмәүчелек хөкем сөрә. Авылның 50 процент ирләре сугышта. Көн саен кара кәгазьләр  килеп тора. Халык кайгы белән өмет арасында яшәргә  җан тырмаша. Әмма ни генә булмасын, ата-бабалардан килгән бәйрәмне үткәрми кала алмый – табынга соңгы икмәген куеп, кунак сыйлый, ямансу  күңелен юатырга тырыша. Бәйрәм табынында – соңгы каклаган каз, бераз көрпә кушып пешерелгән коймак, кабакчәй.  Кәлимулла картның төпчек улы Исхак сабакташларын олылап, кунакка чакырган. Бар булганы –  табында, гаепләш юк! Сабан туе төнендә күзгә йокы керми. Капка төбе тулы карчык-корчык, яраланып кайткан ир-егетләр. Ә Сабан туе яши! Чабаталы, ләкин  гармунлы Сабан туе! Ач, ялангач, ләкин дәртле-дәрманлы татарның күңеле киң!

Кинәттән тау башыннан кемнеңдер өздереп гармун уйнаганы ишетелә. Чокыр-казан эчендә утырган авыл амфитеатр кебек: тау башында гармун уйнаган гына түгел, салмак кына сөйләшкәннәре дә авылга ишетелеп  тора. Театрча әйтсәк, акустика (тавыш таралышы) бик шәп.  Исхак абый гармунда  «Нурия» көен уйный. Мин аның Нурия көен яратканын һәм, кулына гармун алуга ук, шул көйне уйный башлаячагын бик яхшы беләм. Исхак абыйның тавышы яңгыравыклы, көчле. Аңа Гүри дәдәй белән Аяз абый кушыла. Өч  дус, өч баһадир тау башында җыр башкара. Эскәмиядә утыручылар тынып калган.  Халык Кызылтау сәхнәсеннән   ишетелгән җырны сокланып  тыңлый:
Башымдагы эшләпәмне
Элеп куйдым киртәгә.
Кичә дә кич килми калдың, Нурия,
Килми калма иртәгә.
Тау башы концерты тәмам. Таң атып бетте. Капка төбендәгеләр дә таралыша башлады.  Бераздан өч баһадир таудан төшеп, капка төбенә кайтып  та җитте, ләкин алар өйгә кереп ятарга ашыкмады.
– Әйдә, бераз утырыйк әле! – диде Аяз абый.
Аның сүзен Гүри дәдәй дә хуплады:
– Шулай шул! Тагын кабатланырмы бу мизгелләр? Озакламый таралырбыз төрлебез төрле якка, әллә Көнбатышка, әллә Көнчыгышка! Кем белгән?
Бүген, 86 алты яшемдә (2024 елда) уйлап утырам, аларның капка төбендә утырганда әйткән һәр сүзе астында нәрсәгәдер киная, ниндидер шөбһә, шикләнү булган бит. Көнбатышка – димәк, сугышка, үлемгә, гарипләнеп кайтырга, дигән мәгънә идеме ул? Көнчыгышка – димәк, совет төрмәсенә, Себергә, Колымага, дигән  мәгънә салындымы әлеге сүзләргә?!  Өч баһадирның  шушы Сабан туе таңында, Шыкмайның Кызыл тавында «Нурия»не җырлавы сагышлы, җирсүле уйлар чытырманлыгына  алып керә.
...Шулвакыт, Аяз ага әйтеп куйды:
– Шәп җырлыйсың, Исхак! Рәхмәт, тының шәп синең! Тавышың мәңге карлыкмасын! Көнләшәм мин синнән... Юк, көнләшмим! Мин синең тавышыңа кызыгам!..  Дөрес әйтмим, мин синең тавышыңа кызыкмыйм, мин синең тавышыңа сокланам!? Көнләшү дә, кызыгу да гөнаһлы гамәлләр, ә соклану –  гөнаһ түгел! Ул изге хис!
Капка төбендә тынлык урнашты. Һәркем Аяз Гыйләҗев әйткәннәр турында уйлый иде булса кирәк. Кызыгу, көнләшү – ул гөнаһлы хис. Соклану ул чиста хис, гөнаһсыз тойгы икән, ләбаса.
– Мин сиңа да сокланам, Гүри! – диде Аяз. – Сокланам, чөнки син мәһабәт җегет. Синең киләчәген өметле, якты.
Сабан туе таңында мин, сабый, алар сөйләгәннәрне тулаем аңламаганмындыр да, бәлки соңыннан башкалар сөйләвеннән, үзем ишеткән кебек, исемдә калгандыр. Әмма мин хәзер аларның язмышын беләм,  аларның тәкъдирен алдан беләм. Бүген әле алар өчесе дә алда ни буласын чамаламый, ниләр күрәсе аларның башына да килми.  Алар инде күптән, күрәселәрен күреп, кара тәкъдирләренең  юшкынын татып, олы вазифаларын  намуслы үтәп, фани дөньядан  китте. Исхак Батуллин 54 яшендә машина кырылышында һәлак булыр. Өченче каһарман – Гүри  дәдәй Тавлин  Югары Баграж мәктәбен  тәмамлауга ук, Түбән Биш авылы мәктәбенә укытучы булып эшкә урнашыр.  Ул киләчәктә, 1943 елда хәрби  хезмәтен үтәр, танкист булып, бу дөнья мәхшәре – «Курск Дугасы»нда, Днепрны кичкәндә, Украинаны азат иткәндә күп батырлыклар эшләр. Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак орденнары һәм медальләр белән  күкрәген тутырыр. Атаклы язучы булып китәр. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исемен яулар, ләкин мәкерле, көнчел бәндәләр әләкләве аркасында, 1950 елда ун елга зинданга ябылачак. Ул 1954 елда акланыр. Әстәгъфирулла! Нинди катлаулы, авыр язмыш көткән гөнаһсыз шәхес, вөҗданы саф Гүри Тавлинны. Ходам үзе сакласын гөнаһсыз  кешеләрне! Кем, кем гаепле соң бу бу мәкерле-җирәнгеч эшләрдә?! Әле һаман җавап юк!

Гүри дәдәй 1998 елда 53 яшендә вафат булыр. Аяз Гыйләҗев тә, халык дошманы буларак, зинданга утыртылыр. Акланыр, атаклы язучы, драматург, халык язучысы  исемен алыр, Тукай бүләге иясе булыр. 2002 елда, 74 яшендә вафат булыр. Урыннары җәннәттә булсын!

Рабит Батулла

Фотода – Исхак Батуллин хәрби хезмәттәге дусты белән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев