Шәхси очкыч иясе Рамил Гаязов: «Самолетны гади эшче тота алмый, ремонт бәясе 1,5 млн сум тора»
«Аэролидер»ның бар икәнен күпләр әле белми дә. Гаҗәп түгел. Чөнки шәһәрдә авиация белән кызыксынучылар юк диярлек.
Чаллыда авиаклуб эшләп килә. «Аэролидер» дип аталган әлеге клубның оешуына әле ике генә ел. Аны «Регион лидер» фирмасы генераль директоры Рамил Гаязов җитәкли.
Күкне гизәр өчен азарт кирәк!
«Аэролидер»ның бар икәнен күпләр әле белми дә. Гаҗәп түгел. Чөнки шәһәрдә авиация белән кызыксынучылар юк диярлек. Ә бит СССР заманнарында үзен белә башлаган һәр бала самолет күрсә – пилот, ракета күрсә космонавт булам дип хыялланган. Очкычларны гади китапларда яки уенчык рәвешендә күрү дә җиткән. Бала күңеле, бигрәк тә малайларныкы, хыял канатларында күкне иңләгән, хәтта айга ук менеп җиткән. Хәзер балалардан кем булырга хыяллануы турында сорасаң, белмим, ди яки, бизнесмен, гонщик булам, диюе ихтимал.
Авиаклубка әйләнеп кайтсак, ул әнә шул балачак хыялын чынга ашырган, самолет җене кагылган 4-5 энтузиасттан тора. Рамил Гаязов үзе тумышы белән Минзәлә районы егете. 1966 елның 5 февралендә Мияш авылында дөньяга килгән. Минзәләнең педагогия училищесын тәмамлаган. 1985-1987 елларда армиядә хезмәт иткән. Бүгенге көндә гаиләсе белән Чаллыда яши. Тормыш иптәше Альбина белән ике кыз үстергәннәр. Инде дүрт онык сөяләр. 10 яшьлек Данилны бабасы хәзердән үк авиаярышларга әзерли. Кечкенәләре дә самолетта очарга дисәң, шунда ук әзер тора. Оныкларының үсеп җитүен Рамил әфәнде түземсезлек белән көтә.
Ә әлегә шәһәр яшьләрен самолет, авиация белән таныштыра ул. Сирәк булса да, кызыксынучылар бар. Эшмәкәр Денис Глазков Мәскәүдә укып шәхси пилот таныклыгы алып кайткан. Ул ярышларда Рамил Гаязовның штурманы булып катнаша. 32 яшьлек Денис хәзер үзе дә самолет алырга уйлап йөри. Күз алдына китерү өчен, куллануда булган ике урынлы самолет иң очсыз дигәндә 1,7 млн сумнан башлана. Яңалары – 5 млн сумнан. 15, 20, 30, хәтта 100 млн сумга кадәр җиткән самолетлар да бар. Самолетын да алырсың, аны тоту урыны, ягулыгы кирәк, хезмәт күрсәтүне дә истән чыгарырга ярамый. Мисал өчен, 2 мең сәгатьтән соң моторга капиталь ремонт үткәрү мөһим. Ремонт бәясе 1,5 млн сум тора. Аңлавыбызча, самолетны гади эшче тота алмый. Хәлле кеше дә акча бар дип кенә самолет алып куймас. Күкне гизәр өчен аерым бер азарт кирәк!
Чыгымлы спорт төре
Эшмәкәр Рамил Гаязов самолетлар белән үзе ничек мавыгып китте икән? Аның белән күрешеп сөйләштек. Әле кайда дисез – самолетта! Җирдән 250-500 метр биеклеккә күтәрелеп әңгәмә корып алдык.
Менә самолет җилгә каршы һавага күтәрелә. Җил юнәлешен күрсәтүче аклы-кызыллы әләм – «калдун» (пилотлар аны шулай атый) безгә астан «кул болгап» кала. Һәр сүзен отып алырга теләп, мин Рамил әфәнденең җанланып сөйләвен тыңлыйм.
– Очучы булу теләге белән беренче класстан ук «чирли» башладым. Күккә карап әй хыяллана идем. Ул хыял мине бер көн дә калдырып китмәде. Укып, эшләп, аякка баскач кына балачак хыялымны тормышка ашыра алдым. Моннан сигез ел элек дельталетта очарга өйрәндем. Мине «Свободное небо» аэроклубында Валерий Александрович Маракин дигән кеше өйрәтте. Икенче очу апаратым – параплан. Анда очарга «Альтаир-Аэро» аэроклубы җитәкчесе Ринат Сабитовтан өйрәндем. Ул параплан спорты буенча Россия чемпионы. Аннан соң мотопарапланда, паралетта, аэрошютта очарга өйрәндем. Летчик булу хыялы үзенекен итте – инде биш ел самолетта очам. Беренче самолетым «Птенец-2» дип атала иде. Аны күрше Башкортостанда Күмертау шәһәрендә ясыйлар. Шул самолетта ике кешелек экипаж белән ике ел ярышларда катнашып, ике тапкыр Россия чемпионы булдым. Беренчесе 2020 елда Севастополь шәһәрендә, икенчесе 2021 елда Псковта булды, – дип сөйләп китте Рамил Рәшитович.
Соңрак без очкан «Аэропракт-22» самолетын алган ул. Аны Красноярск шәһәреннән 3 мең километр очып алып кайткан. Бу самолет алдагы очкычларына караганда биегрәк тә, ераграк та оча. Тизлеге 150 км/сәгатькә җитә. 90 литр сыешлы бактагы ягулык биш сәгатьлек очышка җитә. Бу туктаусыз 650 км оча ала дигән сүз. Хәзер Рамил әфәнде ярышларда әлеге самолеты белән катнаша. Быел 18 июльдән 28 июльгә кадәр Минзәләдә уздырылган Россия кубогында икенче урынны алган. Россия чемпионатында өченче урын – аныкы. Ярышлардан кала, Рамил Гаязов канатлы транспортында эш буенча якын-тирә шәһәрләргә дә оча.
– Мин пилот таныклыгын Уфадагы авиаүзәктә укып алдым. Хәзерге вакытка һавада 650 сәгать булдым дип санала. Самолетта 500 сәгать булса, калган очкычларда – 150. Самолет спорты бик чыгымлы, шуңа күрә аның белән шөгыльләнү өчен теләк кенә җитми. Элек бу спортка ДОСААФтан, дәүләттән зур масштабта ярдәм күрсәтелә иде. Хәзер бөтен чыгымнар үз өстебездә. Шуңа күрә очарга теләүчеләргә башта парапланнан башларга киңәш итәм. Ул бүгенге көндә иң очсызлы очу аппараты. Анда мәктәп яшеннән үк шөгыльләнә башларга була. Соңрак моторлы очу аппаратларына күчәргә мөмкин, – ди Рамил Гаязов.
Хыялы – Чаллыда очу мәйданчыгы булдыру
Бүгенге көндә Татарстанда очу мәйданы өч кенә шәһәрдә бар. Ул – Казан, Әлмәт һәм Минзәләдә. Соңгысы федераль дәрәҗәдәге мәйданчык булса, Әлмәттәгесен инвесторлар булдырды. Моннан кала, Актаныш һәм Сарманда аэропорт мәйданы бар. Россиянең төрле төбәкләреннән самолетлы туристлар ил гизәргә чыга. Аңарчы картада маршрутларын билгелиләр. Мисал өчен, шул ук Әлмәттәге аэропортка тукталып ягулык сала, ашамлык запасын тулыландыра, шәһәр белән таныша, танышлары арта. Рамил Гаязовның хыялы – Чаллыда да шундый очу мәйданчыгы булдыру. Моның өчен шәһәрдән ерак булмаган урында җир кирәк. Ә шәһәр җитәкчелегеннән – ярдәм.
– Күбрәк яшьләр килүен телим. Бүгенге көндә алар никтер куркып калган төсле. Өйрәнергә авыр, куркыныч профессия дип карыйлар. Бер авырлыгы да юк. Теләүчеләрне самолет, авиация белән таныштыруны бурычым дип саныйм. Уку йортларын барларга да булыша алам. Элек-электән летчиклар элиталар рәтендә булган бит. Коткару, махсус операцияләр вакытында да авиация мөһим рольне уйный. Престижлы профессия. Өйрәнер өчен дә күп вакыт кирәкми. Башта алты сәгать инструктор белән очасың. Аннары инструктор яныңа утыра, син – штурвал артында. Унике сәгатьтән соң инде берүзең дә оча аласың. Бүгенге көндә егетләр генә түгел, кызлар да самолетны иярли. Пилотлар эфирында еш кына аларның тавышларын ишетәм, – ди хыял канатларында очучы Рамил Гаязов.
Сөйләшкән арада үземә дә икенче пилот штурвалын «боргалап» карарга насыйп булды. Самолетны офыкка карап тигезләргә, өскә-аска, уңга-сулга борырга тырышып карадым. Рамил Гаязов барын да аңлаешлы, гади итеп аңлата. Мондый пилот белән гомеремдә беренче тапкыр самолетка утыруым да онытылды.
Пилот дигәннән, минем аларны киноларда гына күргәнем бар иде. Бигрәк тә сугыш турындагы фильмнарда алар куркусыз, тәвәккәл, һәрвакыт күккә омтылучы бөркет шикелле тасвирлана. Ә күпме кыз башын югалтып диярлек гашыйк була аларга. Чөнки бу егетләр биектә, калганнардан югары.
Әнә шундый шәһәрдәшебез булуы сөендерә. Киләчәктә аның уй-ниятләре тормышка ашып, шәһәребездә күкне гизәрдәй кыю ир-егетләр артыр. Моның өчен очу мәйданы булсын иде!
/ Илшат Солтанов фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев