Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда сайлау участоклары ачылды

Бүген Татарстанда бердәм сайлау көне. Республика халкы Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлый. Чаллыда иртәнге җидедән 169 сайлау участогы үз ишекләрен ачты. Аларда тавыш бирү кичке сигезгә кадәр дәвам итәчәк. Һәр сайлаучыга өч бюллетень бирелә: берсе Татарстан Президентын сайлау өчен булса, икенчесе бермандатлы округ буенча депутат өчен тавыш...

Бүген Татарстанда бердәм сайлау көне. Республика халкы Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлый. Чаллыда иртәнге җидедән 169 сайлау участогы үз ишекләрен ачты. Аларда тавыш бирү кичке сигезгә кадәр дәвам итәчәк. Һәр сайлаучыга өч бюллетень бирелә: берсе Татарстан Президентын сайлау өчен булса, икенчесе бермандатлы округ буенча депутат өчен тавыш бирү өчен. Өченче бюллетеньдә кайсы сәяси партиягә өстенлек бирүеңне белдерергә була. Авыру яки физик мөмкинлеге чикле сәбәпле сайлауга килә алмаучылар үз фатирларында тавыш бирә ала. Моның өчен участок сайлау комиссиясенә көндезге икегә кадәр мөрәҗәгать итергә кирәк.

Рәсемдә: 7 нче "Молодежный" бермандантлы сайлау округында тавыш бирү бара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев