Шəhри Чаллы

Сайлаучылар актив тавыш бирә

Шәһәр матбугат үзәге хәбәр итүенчә бүген сәгать 12 гә Чаллыда 34,3% сайлаучы тавыш биргән. Бу якынча 124 мең 476 кеше дигән сүз. Татарстанда исә бу вакытка 1 млн 102 мең 147 сайлаучы (37,97%) үз гражданлык бурычын үтәгән. Сайлауга килүчеләр буенча әлеге Чаллыда Комсомол районы беренче урында бара (39,2% кеше). Иң...

Шәһәр матбугат үзәге хәбәр итүенчә бүген сәгать 12 гә Чаллыда 34,3% сайлаучы тавыш биргән. Бу якынча 124 мең 476 кеше дигән сүз. Татарстанда исә бу вакытка 1 млн 102 мең 147 сайлаучы (37,97%) үз гражданлык бурычын үтәгән. Сайлауга килүчеләр буенча әлеге Чаллыда Комсомол районы беренче урында бара (39,2% кеше). Иң күп тавыш бирүче 15 нче мәктәптә урнашкан 2156 нчы участокта теркәлгән. Шәһәрдәшләребез сайлауларга кагылышлы сораулары туса шәһәрнең өч районында урнашкан территориаль сайлау комиссияләренә мөрәҗәгать итә ала: Комсомол районы территориаль сайлау комиссиясе, телефон: 71-47-68; Үзәк район территориаль сайлау комиссиясе, телефон: 47-55-34; Автозавод районы территориаль сайлау комиссиясе, телефон: 32-97-98.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: