Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сайлаулар бәйрәм кебек үтә

Чаллының 60 санлы мәктәбендә урнашкан сайлау участокларында иртәдән үк җанлылык сизелә иде.

Бу мәктәптә алты сайлау участогы урнашкан. Иртән мәктәп бинасы ачылганчы ишек төбендә инде унбишләп тавыш бирергә килүче көтеп тора иде.

Урамнан ук җыр-музыка ишетелә. Сайлауга килүчеләрнең йөзләре шат. "Татарстаныбызның киләчәге өчен тавыш бирәм", ди 75 яшьлек Сания апа. Ул үзе белән оныгы Айгөлне дә ирткән. Баксаң мәктәптә дә сайдаулар , спекер сайлыйлар икән.

Мәктәп фойесында килеп керү белән "Безнең ишек алды"программасына тавыш бирүләр оештырылган. 

Сайлау участоклары мәктәпнең беренче катында урнашкан булуы белән дә уңайлы. Шушында ук күзәтүчеләр тезелешеп утырганнар. Полиция хезмәткәрләре йөреп тора.

Сайлау участогында буфетлар эшли, теләсәң кайнар чәй белән сыйланырга мөмкин.

Иртәнге унда халыкгың тавыш бирергә килүе тагы да активлашты, урналар янында кечкенә булса да чиратлар хасил булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сайлау 2019