Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сайлаулардан соң доллар нишләр?

Америка Кушма Штатларында сайлау кызганнан-кыза бара. Президент сайлауларында кем җиңәр соң: Хиллари Клинтонмы, әллә Дональд Трампмы? Бу сорау бүген һәр америкалыны гына түгел, россиялеләрне дә борчый. Ни өчен дисезме? Баксаң, 8 ноябрьдән соң америкалыларның гына түгел, Россия гражданнарының да тормышлары үзгәрергә мөмкин икән бит. Чөнки Америка доллары язмышы нәкъ менә...

Америка Кушма Штатларында сайлау кызганнан-кыза бара. Президент сайлауларында кем җиңәр соң: Хиллари Клинтонмы, әллә Дональд Трампмы? Бу сорау бүген һәр америкалыны гына түгел, россиялеләрне дә борчый. Ни өчен дисезме? Баксаң, 8 ноябрьдән соң америкалыларның гына түгел, Россия гражданнарының да тормышлары үзгәрергә мөмкин икән бит. Чөнки Америка доллары язмышы нәкъ менә АКШның яңа президентының кем булуына бәйле.

Валюта базары белгечләре фикеренчә, сайлауларда Дональд Трамп җиңгән очракта, Америка долларының бәясе бик тиз вакыт эчендә түбән тәгәрәргә мөмкин. Мисал өчен, аның Япония йенасы белән бергә 2013 ел дәрәҗәсенә җитү ихтималы бар. Хәтерләсәгез, ул вакытта бер доллар өчен 32 сум гына чыгарып салырга тур килә иде.

Bloomberg агентлыгы хезмәткәрләре язганча, Клинтон җиңгән очракта долларның бәясе, киресенчә, артачак. Япония йенасы белән санаганда, бер доллар өчен 104 йена бирергә туры киләчәк. Хәер, инде бүген үк аның күрсәткече әлеге саннан артыграк. Ләкин сәяси вакыйгалар шулкадәр тиз үсеш ала ки, хәтта иң яхшы белгечләр дә бөтен нәрсәне алдан фаразлап бетерә алмый.


Америкада яшәүче Кэти Шмировски исә сайлауларда Хиллары Клинтон җиңәргә тиеш, дип уйлый.


- Мин сайлауларда Клинтон яклы, чөнки Трамп бераз гына сәеррәк кеше. Ләкин, ни кызганыч, Америкада моны һәркем аңлап җиткерми. Күпләр Клинтонны начар сәясәтче, җәнҗал куптарырга, ялганларга яратучы, дип уйлый. Бу фикер белән килешмим. Әлбәттә, мондый сыйфатлары бар, ләкин ул Трамптан күпкә яхшырак. Чөнки халык Трампны бөтенесен дөресен сөйли, нәрсә теләгәнен яхшы аңлый дисә дә, аның идеяләре артык радикаль, аларның нәтиҗәсе, чыннан да, бик куркыныч булырга мөмкин. Әлбәттә, бу ике вариантларның берсе дә яхшы түгел. Әмма Клинтон өченче бөтендөнья сугышын башлап җибәрү җаваплылыгын үз өстенә алмас, дип уйлыйм, - дип ассызыклый Кэти Шмировски.


Аның фикеренчә, америкалыларның күбесе сайлауларга юан таякның нечкә башын сайлау принцибы белән барачак икән. "Шәхсән үзем сайлаулар тәмамланганын көтмим, чөнки аннан соң булачак вәзгыять куркыта", - ди Америкада яшәүче кыз.

Исегезгә төшерәбез: узган атнаны Дональд Трампның рейтинглары Клинтон дәрәҗәсенә җитте. Шул сәбәпле, Америка доллары бик күп сатылган. Ләкин шулай да Хиллари Клинтонның позицияләре шактый зур, җитмәсә, сәяси вакыйганың гадел булачагына да өмет аз. Шунысы гына ачык күренә: Клинтонның җиңүе долларны аз вакытка гына булса да тотрыклыландырачак.
Ә аның көндәше - Дональд Трамп җиңсә, беренче вакытларда икътисадта хаос булачак, ә доллар түбән тәгәрәячәк. Хәер, моны фаразлар өчен югары дәрәҗәдәге эксперт булырга кирәкмидер. Соңгы үзгәрешләргә карамастан, валюта базары Трамп җиңәр, дип өметләнә. Монда инде валюта базары түгел, ә фонд базары алгы планга чыга. Чөнки ул да сайлаулар белән тыгыз бәйләнештә.

Тарихка күз салсак, 1928 елдан башлап Америка халкы президентны 22 тапкыр сайлаган. Әгәр сайлау алды кампаниясенең соңгы өч аенда фонд базары үссә, хакимлек итүче партия җиңеп чыга торган булган. Әгәр, киресенчә, төшсә ˜- президент вәкаләтләрен башка партия кандидаты алган. Мондый закончалык 22 очракның 19ында теркәлгән.


Монда мисал итеп Барак Обаманың тәхеткә килүен искә төшерергә кирәк. 2008 елда фонд базары түбән тәгәрәү сәбәпле, президент кабинеты демократлар партиясе вәкиленә күчте. Ә Обама икенче срокка сайланганда, фонд базары үсте, шуңа да артык сюрпризлар булмады.


Бу юлы исә акцияләр базары кими, димәк, инвесторлар да Дональд Трампка җиңү вәгъдә итә. Бу юлы да тарихи закончалыклар кабатланыр микән, күз күрер.

http://intertat.ru/tt/bloglar-tt/item/64260-amerikadagyi-saylaulardan-so%D2%A3-dollar-nishl%D3%99r?.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев