Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сайлауның кызган чагы

Сайлауның кызган чагы Яңа шәһәрнең 13 бистәсендәге 60 санлы мәктәптә урнашкан биш сайлау комиссиясе эшли. Биредә "Пребережный" һәм "Чулман" сайлау участоклары сайлаучыларны кабул итә. Чаллыда иң зур сайлау участокларның берсе бу, чөнки монда тавыш бирергә өч комплекстан киләләр. Татарстан Республикасы Президентын һәм Шәһәр башкарма комитеты Советына депутатлар сайлауга көндезге унбер...

Сайлауның кызган чагы Яңа шәһәрнең 13 бистәсендәге 60 санлы мәктәптә урнашкан биш сайлау комиссиясе эшли. Биредә "Пребережный" һәм "Чулман" сайлау участоклары сайлаучыларны кабул итә. Чаллыда иң зур сайлау участокларның берсе бу, чөнки монда тавыш бирергә өч комплекстан киләләр. Татарстан Республикасы Президентын һәм Шәһәр башкарма комитеты Советына депутатлар сайлауга көндезге унбер сәгаткә сайлаучыларның чама белән 37% килгән дип белдерде сайлау комиссиясе әгъзалары. Сайлауга килүче халык ташкыны торган саен арта. Сайлау участогында бөтен уңайлыклар булдырылган, кандидатлар белән җентекләп танышу өчен стеналарда плакатлар, күрсәткеч язулар эленгән. Төрле партияләрдән килгән күзәтүчеләр тавыш бирүнең бернинди закон бозуларсыз баруын әйтәләр. Мәктәп фойесында буфетлар эшли, җыр-моң яңгырап тора.Кыскасы 60нчы мәктәптә урнашкан сайлау участокларында тавыш бирү бик актив төстә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев