Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сәдаканы контрольгә алмакчылар

Казахстанның Караганда өлкәсе мәчетләрендәге бөтен төр хәер яңа төзелгән иҗтимагый советлар тарафыннан контрольгә алыначак. Караганда өлкәсе әкиматындагы экстремизмга каршы тору буенча консультатив совет утырышында төбәкнең прокуратура вәкиле Маргулан Калиакпаров хәбәр иткәнчә, бөтен төр сәдакалар - терлек, әйберләр, азык-төлек тә - исәпкә алыначак. "Шәһәр мәчетләре каршында абруйлы аксаллар катнашында иҗтимагый советлар...

Казахстанның Караганда өлкәсе мәчетләрендәге бөтен төр хәер яңа төзелгән иҗтимагый советлар тарафыннан контрольгә алыначак.

Караганда өлкәсе әкиматындагы экстремизмга каршы тору буенча консультатив совет утырышында төбәкнең прокуратура вәкиле Маргулан Калиакпаров хәбәр иткәнчә, бөтен төр сәдакалар - терлек, әйберләр, азык-төлек тә - исәпкә алыначак.

"Шәһәр мәчетләре каршында абруйлы аксаллар катнашында иҗтимагый советлар төзелү көтелә. Алар мәчеткә сәдака керүгә күзәтчелек итәчәк. Хәер акчасының нинди ихтыяҗларга тотылуын белү мөһим", - диде өлкә прокуратурасының идарә башлыгы Маргулан Калиакпаров.

Өлкәнең Дин эшләре буенча идарәсендә аңлатканча, сәдака акчаларын контрольдә тотуга кагылышлы мәсьәләсе даими күтәрелеп тора.

"Берәүләр сәдака акчасын контрольдә тотарга кирәклеген әйтә. Башкалар мәчеткә килүчеләр тарафыннан бирелгән хәер акчасын санарга ярамый дип исәпли. Әмма "Дини эшчәнлек һәм дини берләшмәләр турында" законда дәүләт органнары яки иҗтимагый берләшмәләрнең мәчетләрнең финанс эшчәнлегенә катышу хокукына ия булуы турында берни язылмаган", - ди Дин эшләре буенча идарәнең бүлек җитәкчесе Серик Тлекбаев.

http://www.tatar-islam.com/publ/kh_b_rl_r/s_dakany_kontrolg_almakchylar/1-1-0-18402

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев