Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Селфи кайгы китермәсен

Селфи - бу сүзләрнең мәгънәсен инде яшьләр генә түгел өлкәннәр дә бик яхшы белә. Соңгы вакытларда үз-үзеңне фотога төшереп социаль челтәрләргә кую шул кадәр популярлашып китте, аның белән хәтта югары даирә җитәкчеләр дә мавыга башлады. Тарихка күз салсак, беренче селфи 1900 елда Кодак маркалы фотокамералар барлыкка килгәч төшерелә башлый. Кешеләр...

Селфи - бу сүзләрнең мәгънәсен инде яшьләр генә түгел өлкәннәр дә бик яхшы белә. Соңгы вакытларда үз-үзеңне фотога төшереп социаль челтәрләргә кую шул кадәр популярлашып китте, аның белән хәтта югары даирә җитәкчеләр дә мавыга башлады.

Тарихка күз салсак, беренче селфи 1900 елда Кодак маркалы фотокамералар барлыкка килгәч төшерелә башлый. Кешеләр көзгедә чагылган үз фотосурәтләреннән автопортретлар ясарга омтылалар. Ул вакытларда әле селфи сүзе кулланышка кермәгән була. Аны 2002 елда сөйләм телендә файдалана башлыйлар. Шул елның 13 сентябрендә Австралиядә интернет форумда селфи дип сөйләүне бик тиз блогерлар отып ала һәм шуннан бирле ул җир шары буйлап яшен тизлегендә тарала. Камералы кәрәзле телефоннар, смартфоннар, планшетлар барлыкка килү белән селфиның дәрәҗәсе тагы да арта. Инглизчәдән татарчага тәрҗемә иткәндә "Self" сүзе үзең дигәнне аңлата. Ягъни үз-үзеңне фотога төшерү була инде.

Әйе, селфи белән мавыгучылар кайда барсалар да тизрәк үзләренең сүрәтләрен төшереп калырга ашыгалар. Селфи ул бер чир кебек, кеше фотокамера колына әйләнә: аның башында һәрвакыт тизрәк селфига төшү уе гына йөри. Безнең психология шундый, берәү мактана икән икенче кеше аннан да уздырып шапырынасы килә, селфи да шундый: кемнең фотосы шәбрәк җирдә, шаккаттырырлык урында төшерелгән, аныкы тагы да текәрәк булырга тиеш.

Инде җәмәгатьчелек, психологлар, укытучылар илдә чаң кага башладылар. Селфи белән мавыгу балалар, яшүсмерләр гомере өчен куркыныч тудыра! Бу "яман" чир белән мавыгып үсмерләр кайларга гына менеп сүрәткә төшмиләр. Инде селфи корбаннары да бар, Мәскәүдә бер малай югары көчәнешле электр баганасына менеп селфи төшкәндә токка сугылып үлә. Калининград өлкәсендә күпер читенә басып фотога үз-үзен төшергәндә яшьләр биектән егылып һәлак булалар. Мәскәү янында узып барган электропоездның өстенә сикереп менгән үсмерне электр дугасы суга. Россиядә селфины биек йортлар түбәләрендә, текә ярлы урыннарда, хәтта кыялар башында төшәргә менгән җирдә егылып үлүчеләр йөздән артып китә икән. Шуңа күрә селфи - куркыныч шөгыль дип кисәтә белгечләр. Алар Дәүләт Думасы депутатларына бу өлкәдә чикләүләр турында законнар кабул итүне сорап мөрәҗәгать итәргә уйлыйлар.

Хәзерге яшьләр арасындагы селфи кем-кемне уздыра принцыбына корылган. Бала кеше үзенең гомеренә куркыныч яныймы-юкмы икәнлеген уйлап тормый. Әле шушы юлларны язганда тимер юлда товар составы астында селфи төшеп ятканда поездның кузгалып китүе аркасында кыз баланың вафат булуын хәбәр иттеләр.

Әти-әниләргә, укытучыларга селфи турында балаларга ныклап аңлатырга вакыт җиткәндер.

Селфи уңай тәэсирләр калдыручы һәм яхшылыкка өндәүче булсын.

Без Чаллы урамында берничә шәһәрдәшебезнең селфи турында фикерен белештек, арада яшьләр генә түгел өлкәннәр дә бар иде.

Гөлсинә ханым, укытучы:

- Мин укучыларымнан ул сүзне еш ишеткәнем бар. Күптән түгел генә төзелештә бер малай кранга менеп кәрәзле телефонына төшмәкче булган, кулы ычкынып егылып төшеп имгәнгән, инвалид булып калган. Шулай булгач селфины тыярга кирәк, ул үсмерләрне юләрләндерә.

Марат Әмиров, студент:

- Һәркемнең башы үз иңендә, башың юк икән куркыныч урыннарга менеп төш, аннан үпкәләмә. Мин үзем селфины матур урыннарда яки берәр вакыйга булган җирдә төшәм. Әле менә Соль-Илецк шәһәрендә булдым шуннан селфи җибәрдем.

Галина Васильева, менеджер:

- Кеше бит кайчак ахмакланырга ярата, селфи шуның бер төре, тик ул куркыныч булмаган урыннарда төшерелергә тиеш. Мин үзем пляжда селфи ясарга яратам, тик быел көннәр генә кызу булмады.

Шакир бабай:

- Нәрсә соң ул? Ә,ә... Үзеңне фотога төшерүмени. Нәрсәгә кирәк соң ул? Әнә көзгегә кара үзеңне күрәсең килсә. Кеше, билләһи кабат маймылга әйләнеп бара...

Айгөл Нәҗмиева, офис хезмәткәре:

- Селфи - классно! Мин кая барсам да фотога төшәм, смартфоным шәп, әле Казанда Сөембикә манарасы янында төшеп кайттым, эх, шуның иң биек очына менеп төшсәң икән, дип тә уйладым әле.

Римма апа:

- Бер көнне оныгым әйдә селфи төшәбез, ди. Мин әйтәм, җырлыйммы әллә, дим, көлде генә. Икәү фотога төшкәч телефоныннан күрсәтте, бик уңайлы икән. Хәзерге заман техникасына исең китәрлек инде. Егылып төшеп үләләр дисеңме, нәрсә юләрләр мени соң алар? Аңламыйм.

Артем:

- Без малайлар белән бергә кайларда гына селфи төшмәдек инде. Хәзер ярышабыз кем текәрәк фотосүрәткә төшә. Мин "түбәтәйнең"(2/18 йорты) түбәсенә менеп төшәр идем.

Дөнья буйлап селфи дигән "йогышлы чир" таралды. Без өлкәннәр балаларыбыз үз гомерләрен куркыныч астына куймасыннар өчен барысын да эшләргә тиешбез. Селфига төшү кайгы китермәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X