Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сөембикә исеме Казанның яңа урамына биреләчәк

Язучы Фәүзия Бәйрәмованың Бауман урамына Сөембикә исеме бирү турындагы мөрәҗәгатенә җавап алынды. Фәүзия Бәйрәмованың татарча язылган мөрәҗәгатенә Казан шәһәре башкарма комитетының топонимика комиссиясе рәисе Людмила Андреева җавап биргән. Хатта язылганча, шәһәр урамнарының атамалары тарихка бәйле, шуңа күрә комиссия Казан шәһәренең тарихын үзгәртергә омтылмый. Моннан тыш, урам исемен үзгәртү зур авырлыклар...

Язучы Фәүзия Бәйрәмованың Бауман урамына Сөембикә исеме бирү турындагы мөрәҗәгатенә җавап алынды.

Фәүзия Бәйрәмованың татарча язылган мөрәҗәгатенә Казан шәһәре башкарма комитетының топонимика комиссиясе рәисе Людмила Андреева җавап биргән. Хатта язылганча, шәһәр урамнарының атамалары тарихка бәйле, шуңа күрә комиссия Казан шәһәренең тарихын үзгәртергә омтылмый. Моннан тыш, урам исемен үзгәртү зур авырлыклар тудыра, диелә. "Юридик затлар норматив һәм финанс документларын яңадан ясатырга, физик затлар яшәү урынында яңадан теркәлергә һәм документларын алыштырырга тиеш булачак. Бу финанс чыгымнарга китерә, ә моның белән халык килешми", дип язылган хатта.

Урамнарның атамалары анда яшәүче кешеләрнең теләге белән генә алыштырылырга тиеш, дигән юллар да бар.

Нәтиҗәдә, Людмила Андреева Бауман урамын Сөембикә урамына үзгәртүне кирәк дип тапмый. "Сөембикә ханбикә исеме Казанның яңа урамында яки скверында мәңгеләштереләчәк", ди Андреева.

Җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова Казакъстан башкаласы Астанада Сөембикә урамы ачылу уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты. Әлеге мөрәҗәгатьтә Астанада Сөембикә урамы ачылуга​ рәхмәт белдерелә һәм Татарстан башкаласы Казан үзәгендәге Бауман урамына да Сөембикә исемен бирергә тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев