Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Үсентеләрне кайгыртабыз

Инде күпләрегезнең үсентеләре дә калкып чыккандыр. Алар урнашкан савытны тәрәзә төбенә куярга һәм җылылыкны тикшереп торырга кирәк: көндез ул- 16-18 градус, төнлә - 12-14 градус чамасы булырга тиеш. Бер атнадан температураның көндезгесен дә, төнгесен дә 4-6 градуска кадәр күтәрергә киңәш ителә. Температураны төшереп тору шытымның иртә чорда кинәт буйга үсеп...

Шуны да онытырга ярамый, температураны 8 градустан да түбән төшерергә киңәш ителми, бу помидор үсентеләрендә иртә фитофтороз һәм катмарлы эре чәчәкләр (махровый) барлыкка килүгә сәбәпче була. Әгәр үсеш вакытында үсентедә андый чәчәкләр күрәсез икән, сокланып карап тормагыз, ә тизрәк өзеп ташларга ашыгыгыз: катмарлы чәчәкләрдән берничә өлештән торган гарип җимешләр барлыкка килүчән. Мондый җимешләрдән орлык алырга да киңәш ителми, чөнки алардан яхшы нәсел өмет итеп булмый.

Әгәр шытымнарыгыз күңелегезгә ятарлык булып үсә икән, аларның тамырдан азык ала башлаган чорында, чын яфраклары барлыкка килгәнче үк ашлама белән тукландырырга онытмагыз. Ашлауны су сибү белән берләштерегез, ягъни үсентеләрне ашлама кушылган су белән сугарыгыз. Баклажаннар өчен "Унифлор-рост" һәм борыч һәм томатлар өчен "Унифлор-бутон" препаратлары сатып алыгыз. Шулай ук, «Кемира-люкс" һәм "Аквадон-микро", яки чәчәкләр өчен "Идеал" препаратларын кулланырга мөмкин. Эремә ясау өчен 3-5 литр суга 1 ч.к. препарат алына.

Шунысы яхшы, әлеге эремәләр кирәк кадәр озак саклана. Үсентеләрне кирәгенчә генә, туфрак дымлы булып торырлык итеп, сугарырга кирәк. Тәҗрибәсез бакчачыларның бәласе шунда: алар үсенте төпләренә күп итеп су сибәләр, бу исә аларның тамырларына кислород үтеп керүенә киртә булып тора, шулай ук туфракны әчетә. Хәтта туфракта вак чебеннәр дә барлыкка килергә мөмкин. Әлеге чебеннәр - дрозо-филлар үсенте череге белән тукланалар.

Үсеш алган чорында үсентеләргә яктылык мөһим: юкса, үсеш ноктасында яфраклар үсеп, бутоннар барлыкка килү вакыты тоткарланачак. Бу исә, үз чиратында, җимешләр белән сыйлану вакытын сизелерлек чигерә.

Лампаларны үсентеләрдән 5-7 см. биеклектә урнаштырырга кирәк. Үсентеләр буйга үскән саен лампаны да күтәрә баралар. Борычларга көн яктылыгы артык мөһим түгел, алар кыска көн үсемлеге. Шуңа лампаны 7-8 сәгатькә генә яндырырга кирәк. Ә менә баклажан һәм помидорлар яктыга һич туймый - аларга 11-12 сәгать яктырту да зыян итми. Әгәр барлык үсентеләрегез бер урында урнашса, борычларны тиешле вакытта кара пленка белән каплап куярга киңәш ителә.

Киңәш: үсентеләрен кайгыртучыларга тәҗрибәле бакчачылар Reflax лампасын кулланырга киңәш итә. Аны мөмкин кадәр өскәрәк урнаштырырга мөмкин һәм торышын үзгәртү таләп ителмәячәк.

Томат үсентесендә тәүге яфраклар барлыкка килү белән, беренче күчереп утыртуга кадәр, туфракны сыек бакыр эремәсе белән зарарсызландырырга кирәк. "Хом" (бакыр хлорокисе) препаратын куллану ансатрак булыр, чөнки аны теләсә нинди савытта, салкын суда да эретергә мөмкин. Эремә ясар өчен 1 ч.к. порошокны алып, 3-4 литр суда (0,05 процентлы эремә өчен) эретү зарур. Ул озак вакыт саклана ала. Томат үсентеләрен әлеге эремә белән су урынына ике атнага бер тапкыр эшкәртергә кирәк. Болай итеп, сез томатларыгызны киләчәктә фитофтора дигән куркыныч авырудан саклап калачаксыз. Мондый ашлама баклажаннарга да файдалы, хәтта ки алар фитофтора авыруына томатлар кадәр үк бирешеп бармасалар да.

Борычлар фитофтора белән авырмый, ләкин бакыр белән ашлау аларга да зыян итмәс, чөнки үсентеләрне без, гадәттә, торфта үстерәбез, ә анда бакыр юк. Борыч, баклажан һәм томатлар өчен бакыр эремәсен шулай ук "Фитоспорин" препараты эремәсе белән дә алыштырырга мөмкин (кечкенә бөртекне 3 литр суда эретәләр, эремә үтә күренмәле булырга тиеш).

Гөлара Арсланова http://www.omet-rb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев