Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сергей Иванов татарстанлыларның эчке туризм турындагы сорауларына җавап бирәчәк

#Татарстан Онлайн программасы эфиры 30 июньдә булачак.

Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов 30 июньдә республика халкының социаль челтәрләрдәге рәсми берләшмәләрендә сорауларына онлайн җавап бирәчәк. Бу хакта Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

#Татарстан Онлайн программасында Сергей Иванов тамашачыларга Татарстанда эчке туризмны үстерү турында, шулай ук, коронавирус пандемиясе вакытында туризм тармагының яңа программалары һәм тормышы турында сөйләячәк. Шулай ук, кызыксындырган сорауларны онлайн режимда интернет-кулланучылар бирә алачак. Аларның иң популяр булганнарына Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты башлыгы туры эфирда җавап бирәчәк.

Трансляция 12.30 сәгатьтә «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм YouTube социаль челтәрләрендә Татарстан Республикасының рәсми битләрендә узачак.

Трансляцияне түбәндәге сылтамалар буенча карарга мөмкин булачак:

https://vk.com/video-85877975_456241464

https://vk.com/video-85877975_456241464

https://www.youtube.com/watch?v=FXTYmtNdczo
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев