Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сергей Когогин Чаллы яшь талантларының сәнгать эшләре белән танышты

«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин 1 нче балалар сәнгать мәктәбендә булды.

Мактаулы кунак җәйге иҗат мәктәбендә «Яңа исемнәр» фонды стипендиатларының эш нәтиҗәләре белән танышты. Фонд стипендиатларының берсе автокаланыж 1нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы Алинә Солтанәхмәтова булды. Яшь рәссам һәм аның укытучысы Сергей Когогинга картина бүләк иттеләр.Моннан тыш, мактаулы кунакка “КАМАЗ – шәһәр горурлыгы!” шәһәр конкурсы нәтиҗәләре буенча күргәзмә тәкъдим иттеләр. Конкурста сәнгать һәм гомуми белем бирү уку йортларында белем алучы йөздән артык укучы катнашты. Сергей Когогин җиңүчеләрне котлады, аларга дипломнар белән истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

http://nabchelny.ru/news/34626

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев