Шешә пыяласы аркасында яшүсмер операция кичерде
Аның аяк бармагы сеңере киселгән була.
Балалар мәйданчыгында уйнап яшүсмер бармаксыз кала язды. Ул ялгыш шешә пыяласына баса. Пыяла шулхәтле очлы була, аяк киеме аша үтеп бармагын кисә. Шул ук көнне баланы Кама балалар медицина үзәгенә алып киләләр. Табиблар киселгән бармакның селкенмәвенә игътибар итә. Буын сеңере киселгән була. Яшүсмерне хастаханәгә яткыралар. Табиб-травматологлар Данияр Эшбаев и Никита Абрамов операция ясыйлар. Малай хәзер үзен яхшы хис итә. Аны өенә җибәргәннәр. Аяк бармагы төзәлү өчен 1,5-2 ай кирәк булачак, ди табиблар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев