Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сезгә нинди төшләр керә?

"Яндекс" эзләү системасы россиялеләрнең нинди төшләр күрүен тикшергән. Төрле төбәкләрдә яшәүчеләрнең төшләре дә бер-берсенә туры килми икән. Атна саен 500 мең кеше төшләрен юрау өчен эзләү системасын эшкә җиккән. Кешеләр төшләрендә мәрхүмнәрне күреп бимазалана икән, кеше үлемен, балык, елан, эт, песи, күселәр күреп саташа.

Су, көмәнле булу турында кызыксынып язучылар күп булып чыккан. Төшләрнең төбәк буенча да үзенчәлекләре бар икән. Мәсәлән, Вологда, Кострома, Иваново өлкәсе белән Чуашстан кешеләре, төшкә кергән камыр ризыгын ничек юрарга, дип сорыйлар, чиләбеләрнең төшенә метеорит керә, Кырым һәм Кавказ яклары кешеләре йоклаганда диңгез дип хыялланса, Санкт-Петербург кешеләре төшенә метро керә икән. Ә сез нинди төшләр күрәсез? Юраганыгыз юш киләме?

Хәния ФӘРХИ, җырчы:

- Барлык күргән төш­ләрем рас килә. Кызганычка, шулай. Иртәнге якта кү­рәм. Мәрхүм булган якыннарымны күрсәм, начар хәбәр көт тә тор. Абыем үлгәндә дәү әнине күрдем. Ул биеде. Энем үләр алдыннан абыемны кара киемнән төшемдә күрдем. Апа китәр алдыннан да нәкъ шулай булды. Ярсып уяндым бер көнне. Анысы да абыемның үле­менә кисәтү булды. Шушы көннәрдә аны авылга алып кайтып җир­ләдек. Әни­гә ни­кадәр кайгы. Бик хәсрәтле чакларым, авыр кабул иттем.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ, язучы:

- Беләсезме, Мөхәммәт Мәһдиев үзенең барлык төш­ләрен аерым дәфтәргә яза иде, аңа бик зур әһәмият бирде. Мин дә төшләргә игътибар бирәм, "Албастылар илен­дә" әсәремне тө­шемдә күреп яздым дип әйтсәм, һич арттыру булмас. Төсле итеп тә күрәм! Га­дәттә иртәнге якта йокылы-уяулы, ярымтөш кебек вакытта төр­лесе була, мин анда күр­гән образларны, вакыйгаларны теркәп барырга тырышам, чөнки алар бик тиз онытыла. Төшләремне ке­шедән юратмыйм, үзем өй­рәндем. Төштә бер әйбер күрсәм, өндә нәкъ киресе була. Мәсәлән, әниемне елаган килеш күрсәм, чынында шалтыратсам, шат күңелле була, төшемдә күтәренке кәефле итеп күрсәм, авырыбрак кит­кәне ачыклана. Төш ул - билге, ым-ишарә, аңа игътибар итәргә кирәк.


Җәлил ФАЗЛЫЕВ, Татарстан баш казые:

- Төшләр күрмәгән кеше юктыр ул. Мин күрәм, төр­лесе була, хикмәтле төш­ләр дә күрәм. Әмма аларны сөй­ләмим, үзем дә белгәне җит­кән. Төш күрәләр дә пошаманга калалар, куркалар, хәзер нишләмәк кирәк дип хафаланалар, әмма Аллаһы Тә­галә үзе хәл итә ул. Төшнең 40 еллыгы да була, аны кө­теп борчылып гомер уздырыргамы? Кирәкми. Миннән төш юрарга сорыйлар, тынычландырып кайтарып җи­бәрәм. Кеше намазлы булырга, бер дә ялган сөй­лә­мәскә, төнге намазны укырга тәһа­рәтле килеш йокларга ятарга кирәк. Менә шул оч­ракта гына төшләр рас килә.

Зилә ИДРИСОВА, эшмәкәр:

- Ышанырсызмы, юкмы, әмма бүген төшемдә "Иде­гәй" дастаныннан "И Идел-йорт, Идел эче имин йорт, атам кияү булган йорт, иелеп тәзем кылган йорт" дигәнне елый-елый укыдым. Мин шигырьләрне ул кадәр яттан белми дип йөри идем, әмма төшемдә рәт-рәт тезеп киттем. Ник елаганмын - белмим. Бүгенге татарның хәле турында уйлап йөргәнгә күрә төшкә шулай булып кергәнме - әйтә алмыйм. Башымдагы, күңе­лемдәге уйларым төштә дә калдырмый икән дип уянып киттем. Әмма кызык булып китте. Төшләрне юратканым булмады, те­ләмим дә. Аллаһы Тәгалә хозурына калдырам. Алдан белсәм дә, нишлим? Барыбер Ходайдан узып булмый.

https://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X