Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әсгать Сәфәров республика журналистларын Россия матбугаты көне белән котлады.

"Сезнең эшчәнлегегез әлеге традицияләрне саклап калуга һәм арттыруга лаеклы өлеш кертсен, Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының күпкырлы потенциалын арттыруга, республикада нәшрият эшен үстерүгә хезмәт итсен", — диде Әсгать Сәфәров.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәевка юлланган телеграммада Әсгать Сәфәров ММЧ хезмәткәрләренә "Һәрвакыт илһамланып эшләүләрен, яңа кызыклы проектлар, барлык башлангычларда уңышлар теләде".


ТР Президенты Аппараты җитәкчесе ассызыклаганча, Татарстан күп гасырлык журналистлык традицияләре, сүз көче, медиа вәкилләренең югары профессиональ сыйфатлары белән горурлана.

"Сезнең эшчәнлегегез әлеге традицияләрне саклап калуга һәм арттыруга лаеклы өлеш кертсен, Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларының күпкырлы потенциалын арттыруга, республикада нәшрият эшен үстерүгә хезмәт итсен", — дип тәмамлады Сәфәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев