Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шагыйрә эзләреннән

Егерменче гасыр рус әдәбиятында лаеклы үз урыны булган Марина Цветаеваны белмәгән, аның шигырьләрен укымаган кеше сирәктер. Алабугада туып иҗат иткән танылган рәссам И.Шишкин гомеренең бер чорында шушы шәһәрдә яшәгән. Алабугалылар рус армиясендәге беренче хатын-кыз офицер, язучы Надежда Дурова истәлекләре белән бергә, 1941 елның августында Алабугага килеп, берничә көннән бакыйлыкка күчкән...

Егерменче гасыр рус әдәбиятында лаеклы үз урыны булган Марина Цветаеваны белмәгән, аның шигырьләрен укымаган кеше сирәктер. Алабугада туып иҗат иткән танылган рәссам И.Шишкин гомеренең бер чорында шушы шәһәрдә яшәгән. Алабугалылар рус армиясендәге беренче хатын-кыз офицер, язучы Надежда Дурова истәлекләре белән бергә, 1941 елның августында Алабугага килеп, берничә көннән бакыйлыкка күчкән һәм шәһәр зиратына җирләнгән Марина Цветаева эзләрен дә кадерләп саклый. Биредә шагыйрә тукталган йорт хәтер йорты буларак саклана. Янәшәдә генә аңа багышланган мемориал-музей эшли. Тууына 110 ел тулу уңаеннан, Алабугада Марина Цветаевага багышланган мәйдан да ачылды. Анда гранит постаментка шагыйрәнең мәрмәр бюсты куелган.

Рус поэзиясенең көмеш гасыры чоры шагыйрьләренең берсе буларак, Марина Цветаеваның иҗаты мәктәп программасына да кертелгән. 11нче сыйныф укучылары аның биографиясен, шигъриятен өйрәнәләр.

Шагыйрәнең тормыш юлын тулырак күзаллау, аңа бәйле истәлекләр белән танышу максатыннан, 28нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рәшит Ахунов 11нче сыйныф укучыларын Алабуга шәһәренә экскурсиягә алып барды. Укучылар хәтер йортында, шагыйрәнең шәхси әйберләрен саклаган музейда булдылар, тормышына, иҗатына кагылышлы күп мәгълүмат алдылар. Шул исәптән, шагыйрәнең туган көне якынлашканда аны искә алып, Алабугада Цветаева учагы янында Шигърият бәйрәме уздырылуын да белделәр, Марина Цветаева бюсты янында фотога төштеләр.

"Шагыйрәнең җәсәде җирләнгән зиратта да булдык. Укучылар Марина Цветаеваның кабере янына басып, аның шигырьләрен укыдылар. Шигырьләрнең яңгырашы ук үзгә иде, - ди Рәшит Фоат улы. - Бу көннең укучылар күңелендә гомер буе сакланачагын, еллар аша хәтерләрендә яңарачагын балаларның күз карашларыннан, дулкынланган тавышларыннан аңладым. Хушлашканда шагыйрәнең каберенә чәчәкләр салдык, стела янында фотога да төштек".

Марина Цветаева миләшләр яраткан. Әлеге стелада да - миләш тәлгәшләре. Алар һәрчак шагыйрә янәшәсендә.

Марина Цветаеваның миләшләр яратканын белгән алабугалылар аның истәлекләрен саклаган һәр җирдә миләш агачлары утыртканнар. Кояшлы алтын көздә миләш тәлгәшләре утлы хәтер булып яналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев