Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шамаилләрдә милли рух

Шәһәр картиналар галереясе хезмәткәрләренә зур рәхмәт әйтәсе килә. Ел саен Рамазан ае башлану белән биредә мөселманнарның рухи дөньясын чагылдырган, Аллаһыны зурлаган, кешеләрне иманга чакырган күргәзмәләр оештырыла. Шушы күркәм традициягә тугры булып быел да матур күргәзмә эшли башлады. Рәссам Чулпан Шәрифуллинаның гаҗәеп зур талант белән эшләнгән шамаилләрен карарга кечесе дә, олысы...

Шәһәр картиналар галереясе хезмәткәрләренә зур рәхмәт әйтәсе килә. Ел саен Рамазан ае башлану белән биредә мөселманнарның рухи дөньясын чагылдырган, Аллаһыны зурлаган, кешеләрне иманга чакырган күргәзмәләр оештырыла.

Шушы күркәм традициягә тугры булып быел да матур күргәзмә эшли башлады. Рәссам Чулпан Шәрифуллинаның гаҗәеп зур талант белән эшләнгән шамаилләрен карарга кечесе дә, олысы да килә. Авторның утыз җиде иҗади эшен карап сокланганда бу тормышның, яшәешнең мәгънәсе хакында уйлар туа.

Чулпанның шамаилләре үзенең ясалу стиле, эчтәлеге, бизәкләре, төсләре белән башка рәссамнарныкыннан аерылып тора. Менә Аллаһының 99 изге исеме язылган шамаилләр...Алар серле, һәрбесендә күркәм сыйфат язылган тирән мәгънәле әсәрләр. Әйтерсең, шамаилләрдән күзгә күренмәс нур сибелә дә ул күңелләргә үтеп керә. Мондый җете төсләр, бизәкләрне бары нәфис хатын-кыз куллары гына ясый аладыр, мөгаен.

Шунысы үзенчәлекле, Чулпан Шәрифуллина әсәрләрендә илаһилык белән беррәттән милли рух чагыла. Үзебезнең татар халкына гына хас чалымнарны, бизәк-чәчәкләрне күреп күңел сөенә, җанга рәхәтлек тарала. Рәссам бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына мөрәҗәгать итә, аның геройларын яңа төсмерләрдә сүрәтли. Шүрәлесе дә шәфкатьле рәссамның, гарәп язулары фонында ул тагы да серлерәк тоела. Татар авыллары күренешләре аеруча тәэсирле. Автор милләтебезне, телебезне саклау да иманлы булудан тора, дип искәртә.

Бу Чулпан Шәрифуллинаның беренче шәхси күргәзмәсе. Гәрчә аның эшләре күмәк күрсәтүләргә куелган иде. Күренекле рәссамнар күптән авторның эшләренә югары бәя бирделәр инде. Шәхси күргәзмәсенә килүчеләр дә Чулпанга рәхмәт сүзләрен ихластан язып калдыралар.

Шамаилләр күргәзмәсе Ураза бәйрәменә кадәр эшләвен дәвам итә. Күрергә ашыгыгыз, үзегезне гүзәллек бакчасында булган кебек хис итәрсез.

Мирһади Разов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев