Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Шатлык” ның уңышлары зурдан

Шә­һә­ре­без­нең мәк­тәп­кә­чә бе­лем һәм тәр­бия би­рү уч­реж­де­ни­е­лә­ре бәй­ге­ләр­дә җи­ңү ар­ты җи­ңү яу­лый­лар. ГЭС бис­тә­сен­дә ур­наш­кан "Шат­лык" ба­ла­лар бак­ча­сы шун­дый­лар­ның бер­се. Әле­ге бак­ча 2015 ел­да рес­пуб­ли­ка бәй­ге­сен­дә җи­ңү яу­ла­ган иде, бы­ел да рей­тинг бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка­да ал­дын­гы­лар са­фын­да.

Илү­сә Га­ма­но­ва җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге әле­ге бак­ча­да­гы 13 төр­кем­гә 320 ба­ла йө­ри. Алар­ның 4се та­тар төр­ке­ме, ә 3 төр­кем­дә ба­ла­лар инг­лиз те­ле мо­хи­тен­дә тәр­би­я­лә­нә. "Без­дә тәр­би­я­че­ләр­нең күп­че­ле­ге та­тар, инг­лиз, урыс тел­лә­рен ка­мил бе­лә. Ба­ла­лар без­дә өч тел бу­ен­ча мәк­тәп­кә­чә бе­лем ала, шу­ңа кү­рә бак­ча­га ба­ла­лар җы­ю­ның авыр­лы­гы юк,- ди Илү­сә Өл­фәт кы­зы.

"Шат­лык" ба­ла­лар бак­ча­сы 2015 ел­да би­линг­валь бе­лем һәм тәр­бия бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка бәй­ге­сен­дә җиң­де, Ка­юм На­сый­ри исе­мен­дә­ге пре­ми­я­гә дә ла­ек бул­ды. Би­ре­дә эш­ләү­че 30 пе­да­гог ба­ла­лар­га нык­лы тәр­бия һәм бе­лем би­рү юнә­ле­шен­дә кул­га-кул то­ты­нып эш­ли. Пе­да­гог­лар­ның 80%тан ар­ты­гы юга­ры бе­лем­ле. Нин­ди ге­нә бәй­ге игъ­лан ител­сә дә, кол­лек­тив бер­дәм бу­лып кат­на­ша. Бер-бер­се­нә яр­дәм итә. Шу­ңа кү­рә нә­ти­җә һәр­ва­кыт ма­тур бу­ла. "Шат­лык" ның тәр­би­я­че­лә­ре "Ел тәр­би­я­че­се" бәй­ге­лә­рен­дә уңыш ка­зан­са, ба­ла­лар "Та­тар ма­лае", "Та­тар кы­зы" кон­курс­ла­рын­да ел са­ен җи­ңеп, әти-әни­лә­рен сө­ен­де­реп, бак­ча­ның го­рур­лы­гы­на әй­лә­нә­ләр. Әле шу­шы көн­нәр­дә ге­нә "XXI га­сыр йол­дыз­чы­ла­ры" бәй­ге­сен­дә та­тар би­юе баш­ка­рып бе­рен­че урын яу­ла­ган­нар. Был­тыр әле­ге мәр­тә­бә­ле бәй­ге­дә икен­че урын­да бул­ган­нар.

"Шат­лык" ба­ла­лар бак­ча­сы­на йө­рү­че ба­ла­лар "Энер­ге­тик" мә­дә­ни­ят са­ра­ен­да уз­ган һәр ча­ра­да ак­тив кат­на­шып, Ком­со­мол ра­йо­нын­да үт­кә­рел­гән бәй­рәм-ки­чә­ләр­нең ма­тур би­зә­ге бу­ла­лар. Язу­чы­лар­ның юби­лей­ла­рын­да та­тар­ча ма­тур итеп ши­гырь­ләр сөй­ләү­че­ләр дә, дәрт­ле би­ю­ләр, ма­тур җыр­лар баш­ка­ру­чы­лар да алар. "Әти-әни­ләр та­ра­фын­нан аң­лау бул­ма­са, без ба­ла­лар­ны кон­церт­лар­га йөр­тә ал­мас идек. Тәр­би­я­че­лә­ре­без дә мә­дә­ни ча­ра­лар­га ба­ла­лар­ны йөр­тү­гә кар­шы тү­гел. Кыс­ка­сы, без әти-әни­ләр, тәр­би­я­че­ләр бе­лән бер­гә­ләп ур­так мак­сат, ба­ла­лар­ны чын ке­ше­ләр итеп тәр­би­я­ләү өчен ты­ры­ша­быз," - ди Илү­сә ха­ным. Ба­ла­лар "Кө­меш кың­гы­рау" га­зе­та­сы ре­дак­ци­я­се­нә, шә­һәр ки­тап­ха­нә­се­нә, юби­лей ки­чә­лә­ре­нә йө­ри­ләр, "Кү­ңел" ра­ди­о­сын­да ку­нак­та бул­ган­нар.

Бү­ген­ге за­ман­да буш гра­мо­та бе­лән ге­нә бер­кем­не дә эш­лә­теп бул­мый. Илү­сә Га­ма­но­ва би­линг­валь бәй­ге­дә ал­ган 1 мил­ли­он сум­нан, иң ях­шы бак­ча бәй­ге­сен­дә ике тап­кыр җиң­гән өчен 500 мең сум ак­ча­дан хез­мәт­лә­рен­нән чы­гып, пе­да­гог­лар­га, тәр­би­я­че­ләр­гә пре­мия бир­гән. Җи­тәк­че хез­мәт­кәр­лә­ре ту­рын­да го­рур­ла­нып сөй­ли. Нин­ди ге­нә бәй­ге­дә кат­наш­са­лар да, җи­ңү яу­лый­лар алар. Пе­да­го­гия кол­лек­тив­ла­ры ара­сын­да­гы спар­та­ки­а­да­да "Шат­лык" хез­мәт­кәр­лә­ре во­лей­бол, тен­нис, йө­зү бу­ен­ча әй­дәп ба­ра­лар.

Тәр­би­я­че­ләр - Гөл­чә­чәк Гу­ми­ро­ва, Анас­та­сия Рәх­мә­тул­ли­на, Ма­ри­на Ле­ля­ко­ва, Эл­ми­ра Әх­тә­мо­ва, Эль­ви­ра Ти­ма­ше­ва, өл­кән тәр­би­я­че Ре­ги­на Му­ра­то­ва кол­лек­тив­ның го­рур­лы­гы. Кух­ня хез­мәт­кәр­лә­ре Эль­ви­ра Га­ре­е­ва, На­талья Мо­ро­зо­ва, Зи­на­и­да Гай­фул­ли­на, Ли­дия Смир­но­ва, Але­на Дра­пе­за­ның да хез­мәт­лә­ре хөр­мәт­кә ла­ек. Өл­кән шәф­кать ту­та­шы Алек­сан­дра Яр­мө­хәм­мә­то­ва да тәр­би­я­че­ләр бе­лән кул­га-кул то­ты­нып эш­ли. Бак­ча ачыл­ган­нан бир­ле эш­ләү­че тәр­би­я­че­ләр Тать­я­на Кор­са­ко­ва, Нур­зи­лә Са­хиб­җа­но­ва, Гү­зәл Хә­ки­мо­ва, Ве­не­ра Әю­по­ва, Нур­зия Мө­хәм­мәт­ди­но­ва­га, баш хи­сап­чы Ро­за­ли­на Бо­ри­со­ва, кадр­лар бе­лән эш­ләү­че Зу­ля­ра Ко­ше­ле­ва­га, ху­җа­лык эш­лә­ре мө­ди­ре Гөл­фи­зә Ку­рам­ши­на­га рәх­мәт­ле бак­ча ди­рек­то­ры. "Зав­хо­зы­быз һәр ту­а­сы көн өчен кай­гыр­тып, бө­тен як­ны бар­лап то­ра", - ди Илү­сә ха­ным.

Пе­да­гог­лар һәр­да­им ка­мил­лек­кә ом­ты­ла­лар. Шу­шы көн­нәр­дә ге­нә 8 пе­да­гог бе­рен­че ка­те­го­рия бу­ен­ча ат­тес­та­ци­я­не уңыш­лы үт­кән.

"Шат­лык" 64нче про­гим­на­зия һәм 10нчы мәк­тәп бе­лән дә ты­гыз элем­тә­дә то­ра. Бак­ча­да тәр­би­я­лә­нү­че­ләр мәк­тәп­ләр­гә ба­рып чы­гыш ясап кайт­са­лар, уку­чы­лар ка­ни­кул ва­кыт­ла­рын­да бак­ча­га ки­леп тәр­би­я­че­лә­ре бе­лән сөй­лә­шә­ләр, алар­га бу­лы­ша­лар икән.

ГЭС бис­тә­сен­дә­ге "Шат­лык" ба­ла­лар бак­ча­сы ту­рын­да ата-ана­лар да ях­шы фи­кер­дә: "Кы­зым да, улым да шул бак­ча­га йөр­де. Би­ре­дә тәр­би­я­че­ләр, пе­да­гог­лар әй­бәт. Бө­тен җир­дә чис­та­лык, пөх­тә­лек, тәр­тип хө­кем сө­рә. Тәм­ле аша­та­лар, ба­ла­лар­га игъ­ти­бар зур, тәр­бия һәм бе­лем би­рү сый­фат­лы. Әти-әни­ләр бе­лән тәр­би­я­че­ләр бәй­рәм­нәр­не бер­гә­ләп уз­ды­ра­лар, бәй­ге­ләр­дә бер­гә­ләп кат­на­ша­лар. Бу бак­ча дус, та­ту га­и­лә ке­бек. Шу­ңа ба­ла­ла­рым өчен һәр­ва­кыт җа­ным ты­ныч бул­ды. Кы­зым яңа шә­һәр­дә яшәү сә­бәп­ле, оны­гым­ны бу бак­ча­га йөр­тә ал­мый­быз ин­де, ме­нә шу­ны­сы кыз­га­ныч", - ди ГЭС­та яшәү­че Ве­не­ра ха­ным. Бү­ген­ге за­ман­да ата-ана­лар­дан мон­дый җы­лы сүз­ләр ише­тү мә­га­риф һәм мәк­тәп­кә­чә бе­лем би­рү уч­реж­де­ни­е­лә­ре өчен юга­ры бәя. "Шат­лык" хез­мәт­кәр­лә­ре­нә мон­дый җы­лы сүз­ләр­не ата-ана­лар да, Ком­со­мол ра­йо­нын­да­гы мә­дә­ни­ят уч­реж­де­ни­е­лә­ре вә­кил­лә­ре дә, мәк­тәп­ләр дә, би­ре­дә тәр­би­я­лә­неп чык­кан ба­ла­лар үз­лә­ре дә еш әй­тә­ләр­дер, мө­га­ен. За­ман бе­лән бер­гә ат­лап, ба­ла­лар­га та­тар, урыс, инг­лиз те­лен­дә мәк­тәп­кә­чә бе­лем һәм тәр­бия би­рү­че бак­ча кол­лек­ти­вы мо­ңа ла­ек.

Зөл­фия ГА­ЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев