Шəhри Чаллы

Шепелев улының өлешен сата...

Жанна Фрискеның тир түгеп тапкан фатиры өчен өзгәләш бара

Дмитрий Шепелев мәрхүмә Жанна Фриске фатирында улы Платонның өлешен сата. Малайга – торакның өчтән бер өлеше, ә калган өлеше Жаннаның әти-әнисе милке. Якынча исәпләүләр буенча, Дмитрий улының өлешен сатып, 15 миллион сум акча алалачак.
Шепелевның планнарына артистканың әти-әнисе каршы чыкты. Владимир Фриске Дмитрийны мәкерле булуда гаепли һәм Шепелевка каршы яңа суд эшен ачу турында белдерде.
"Улы аңа ни өчен кирәк? Бары тик Жаннаның акчасы өчен! Мин әлегә Платонның өлешен сатып алырга җыенмыйм, ул оныгымныкы. Аның балигъ булуын көтәргә кирәк", – дип ачынган Жаннаның әтисе.
Аның сүзләренә караганда, Дмитрий торак мәйданы өлеше белән эш итәргә хокуклы түгел. Шепелевның ниятләренә комачаулау өчен Фриске судка мөрәҗәгать итә, дип яза "Стархит" басмасы.
Шепелев белән Фрискелар арасында гауга Мәскәүдәге 90 квадрат метрлы фатир өчен бара. Аны Жанна үзе сатып алган, яхшы ремонт ясаткан һәм мебель белән җиһазландырган булган. Җырчы 2015 елда онкологиядән үлгәч, әти-әнисе бүгенгәчә фатирда бер генә әйберне дә кузгатмыйча, кызларының төсе итеп саклаган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: