Шəhри Чаллы

Шәхси метро – хыял түгел!

Күптән түгел шәһәр хакимиятенә бик тә кызыклы тәкъдим керде. Санкт- Петербург эшмәкәре Ринат Бичурин Чаллыда 25 станциядән торган 40 километрлы җир өсте юлы төзүне планлаштыра. Иң мөһиме, метрода йөрүнең бушлай булуы белән кызыксындыра. Пассажирларны йөртү станция эчендә урнашкан сату нокталарын арендалаудан кергән акча исәбенә башкарылачак. "Метро тулысынча шәхси мөлкәттә була...

Күптән түгел шәһәр хакимиятенә бик тә кызыклы тәкъдим керде. Санкт- Петербург эшмәкәре Ринат Бичурин Чаллыда 25 станциядән торган 40 километрлы җир өсте юлы төзүне планлаштыра. Иң мөһиме, метрода йөрүнең бушлай булуы белән кызыксындыра. Пассажирларны йөртү станция эчендә урнашкан сату нокталарын арендалаудан кергән акча исәбенә башкарылачак.

"Метро тулысынча шәхси мөлкәттә була һәм аның төзелешенә финанс чаралары бары тик шәхси инвесторлардан гына кабул ителә. Әлеге төзелештә дәүләт бюджеты бөтенләй катнашмый. Бер тәүлек эчендә шәхси метро аша 300 меңнән артык пассжирны үткәрү планлаштырыла", - дип ачыклык кертә эшмәкәр.

Санкт-Петербург эшмәкәре фикеренчә, халыкны бушлай йөртү инвесторлар өчен дә рентабельле булыр. Чөнки пассажирларны йөртүгә сарыф ителгән акча коммерция исәбендәге биналарны арендалаудан кергән сумманың 20 %ын да тәшкил итмәячәк. Чаллыда шәхси метроны төзү 1,5 млрд сумга төшәр дип фаразлана.

" Төзелешкә рөхсәт кәгазьләре имзалану белән, метро проектын тормышка ашыра башлыйбыз. Ләкин тәкъдимебезне шәһәр хакимиятенә җибәргәнгә тиздән бер ай була. Әлегә җавап юк", - дип борчылуын җиткерде Ринат Бичурин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: