Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шифаханәдә – китапханә

Кама балалар медицина үзәгенең физиотерапия бүлегендә китапханә ачылды. Аның белән 20 ел "КАМАЗ" китапханәсендә директор булып эшләгән Наталья Самохвалова җитәкчелек итә. Физиотерапия бүлегендә барлык авырулар дәвалау процедуралары үтә. Массаж яисә укол ясатып кайтканда китап алырга була. Китапханәнең фонды бай, биредә 1000 китап бар. Балалар һәм яшүсмерләр өчен әдәби басмалар күп....

Кама балалар медицина үзәгенең физиотерапия бүлегендә китапханә ачылды. Аның белән 20 ел "КАМАЗ" китапханәсендә директор булып эшләгән Наталья Самохвалова җитәкчелек итә.

Физиотерапия бүлегендә барлык авырулар дәвалау процедуралары үтә. Массаж яисә укол ясатып кайтканда китап алырга була. Китапханәнең фонды бай, биредә 1000 китап бар. Балалар һәм яшүсмерләр өчен әдәби басмалар күп. Киштәләрдәге күпчелекне медицинага багышланган китаплар тәшкил итә. Димәк, авырулар гына түгел, табиблар, шәфкать туташлары да үзләренә кирәкле китапны таба ала.

Китапханәне тулыландырырга Казанның китапханә- мәгълүмат үзәге, Чаллының берничә китап кибете, шәһәрдәшләр булышты. Авыру балаларның вакытын файдалы итеп уздыруга мебель җитештерүчеләр дә, эшмәкәрләр дә үзләреннән өлеш кертте. Алар махсус киштәләр ясадылар.

Китапханәне ачу тантанасында республика медицина-мәгълүмат үзәге директоры Юлия Дрешер, эшмәкәрләр, китап кибетләре вәкилләре катнашты. Бу вакыйганы биредә дәваланучы балалар да, аларның ата-аналары да көтеп алды. "Безнең китапханә иң яхшысы. Миңа әнием әкиятләр укый", - ди 5 яшьлек Артур. "Биредә китапханә бик кирәк иде. Күп вакытта ашыгыч ярдәм машинасы белән килергә туры килә. Бала белән шифаханәгә киткәндә бөтен нәрсәне алып барып булмый. Мондагы китапханәдән балага да, үзеңә дә китап алып була", - ди Рәмзия Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X