Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шигърият бәйрәменнән репортаж

"Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген... бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!" Бу юлларны әйтерсең лә бөек Тукай үзенә багышлап язып калдырган. 26 апрель - Габдулла Тукайның туган көне, инде ничәмә елдан бирле "Шигърият көне" буларак билгеләп үтелә. Бүген республикада зур бәйрәм. Ул балалар бакчасында да, мәктәпләрдә дә дәвам итә....

"Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген... бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!" Бу юлларны әйтерсең лә бөек Тукай үзенә багышлап язып калдырган. 26 апрель - Габдулла Тукайның туган көне, инде ничәмә елдан бирле "Шигърият көне" буларак билгеләп үтелә. Бүген республикада зур бәйрәм. Ул балалар бакчасында да, мәктәпләрдә дә дәвам итә. Кулларына чәчәк тоткан казанлылар бүген иртәдән үк үзәккә, Тукай һәйкәле янына агыла.


Поэтический митинг у памятника Тукая


Поэтический митинг у памятника Тукая


"Тукай - зур кеше"


Быел да, елдагыча, зур шигърият бәйрәме узды. Көне дә махсус заказ биргән кебек матур, җылы. Шуңамы икән, олысы-кечесе бәйрәмгә агылды, киң мәйдан халык белән тулды. Аларны исә фольклор ансамбльләре, гармунчылар каршы алды. Рәхәтләнеп биештеләр, җырлаштылар.


Поэтический митинг у памятника Тукая


Бәйрәм тантанасы исә олпат шагыйрь һәм артистларның шигырь укуы белән дәвам итте.


Поэтический митинг у памятника Тукая


Поэтический митинг у памятника Тукая


Поэтический митинг у памятника Тукая


Поэтический митинг у памятника Тукая


Чарада мәктәп укучылары да күп иде. Алар арасында Тукайның кем булуын белмәүчеләр дә юк түгел. "Тукай кем ул? дигән сорауга бер кыз: "Ул бик зур кеше, җырлар язган", - дип җавап бирде. Ә менә 171 мәктәпнең 7 сыйныф укучысы Ләйсән Хәзбиуллина шагыйрьнең иң күренекле шигыре дип "Туган тел"не атады. Ул шулай ук аның "Туган авыл" һәм "Бишек җыры"н да белә.


Поэтический митинг у памятника Тукая


"Тукай - безне берләштерүче символ"


Бәйрәмдә күп кенә галимнәрне, шагыйрь-прозаикларны очратырга була иде.


Поэтический митинг у памятника Тукая


-Шөкер Ходайга, халкыбызның бәйрәмнәре күп. Аларның бер өлеше рәсми бәйрәм, бер өлеше халык бәйрәмнәре. Ләкин алар арасында үзенең миллилеге, халкыбызның күңеленә якынлыгы белән Тукай бәйрәме аерылып тора, - ди галим, тәнкыйтьче Хатыйп ага Миңнегулов. - Яз ае Тукайны дөньяга китергән чор да, фани дөньяга алып киткән вакыт та. Бу бәйрәмне без түземсезлек белән көтеп торабыз. Монда танышларны күрәбез, янә бер мәртәбә Тукайга күңелләребезне барлыйбыз. Тукай иҗатын мин ярыйсы гына беләм. Менә әле бәйрәмдә тыңлап тордым, Тукай шигырьләренә язылган җырларны шултикле заманча яңгыраттылар. Һәм шуңа күрә безгә Тукай белән очрашырга кирәк. Тукай белән аралашырга кирәк, чөнки ул әле һаман бездән алдан бара. Аннан тыш икенче ягы да бар: Тукай бәйрәме уңае белән безгә кунаклар килә. Казахстаннан, Кыргызстаннан, Кырымнан, Башкортстаннан. Бу безне берләштерә дә. Тукай ничектер безнең халкыбызны бербөтен итә торган, берләштерә торга символ да ул. Алга таба да шундый бәйрәм булсын иде.


Поэтический митинг у памятника Тукая


Хатыйп аганың мәртәбәле бүләк - Тукай премиясе лауреатларына карата да үз фикере бар.


-Аллага шөкер, тәкъдим итәрдәй шәхесләребез күп, әмма премияләр аз. Быелгы лауреатларга килсәк, мин аларны лаеклы дип саныйм. Әйтик, Мәдинә Маликова ул чыннан да озак еллар эшли, күренекле язучы. Аңа афәриннән башка сүз әйтеп булмый. Харис хәзрәт - Тукай буенча хезмәтләр авторы. Аны Пушкин белән, дин белән чагыштырган. Ул бит әле 90 яшькә җиткән сугыш ветераны да. Розалина Шаһиевага килсәк, ул шагыйрә дә, тәрҗемәче дә. Сәнгать буенча язган хезмәтләре дә зур бәягә лаек. Шултикле эченә кереп яза, иҗат кешесе ул. Быелгы премия лауреатлары чыннан да лаеклылар. Әле премиягә тәкъдим ителердәй кешеләр булмаска мөмкин, ә безнең бар. Димәк, әле иҗат чишмәләре саекмаган. Архитектура, җыр сәнгате буенча да кандидатлар бар иде. Аларның һәммәсе бу бүләкне алырга лаек.


Поэтический митинг у памятника Тукая


"Кандидатлар арасында тагын да лаеклылар бар иде"


Бәйрәмне тамаша кылучылар арасында Татарстан язучылар берлегенең "экс" рәисе, шагыйрь Рафис Корбан да бар иде. Быелгы лауреатларга карата аның фикерен дә белештек.


-Кандидатларның саны елдан-ел артып бара. Быел 19га җиткән иде, - диде ул. - Кызганыч, Язучылар берлеге тәкъдим иткән кандидатларга бирелми премия. Кем лаек дип тапканнар, шуңа бирделәр инде. Мәдинә апа да роман жанрында бик актив эшли, Розалина да сәнгать ягыннан көчле. Үзе Язучылар берлеге әгъзасы булса да, сәнгатькә басым ясый, аңа бирелү дә әйбәт. Харис хәзрәт тә бик күптәннән яшьләрне иманлы итеп тәрбияләү турында борчыла. Үзенең хезмәтен Тукай, Пушкин белән бәйли. Ул да лаеклыдыр инде. "Тукай премиясенә лаек кешеләр юк, бирмәскә кирәк", - дигән фикерләр дә ишетелә хәзер. Бирергә кирәк. Мин бирергә кирәк дип саныйм. Чөнки безнең халык, безнең әдәбият, безнең сәнгатебез бай. Хәзер хатын-кызларга бирелә башлады. Бу Гөлшат Зәйнәшевадан башланган иде. Киләчәктә дә бу премиягә лаек булырлык хатын-кызларыбыз бар. Киң күңелле булырга кирәк, хатын-кызларга да бирелсен. Быелгы лауреатларның өчесе дә лаек булмаган очракта да, кандидатлар арасында лаеклылар бар иде дип саныйм. Фамилияләр атарга теләмим, ләкин ... бар иде.


Поэтический митинг у памятника Тукая


Мәдинә Маликова иҗатында юбилей: беренче китабы басылуга 50 ел


Мәртәбәле бүләкнең быелгы лауреатлары - язучы Мәдинә Маликова, дин эшлеклесе Харис Салихов һәм сәнгать белгече, Розалина Шаһиевага да сүз бирелде.


Поэтический митинг у памятника Тукая


Поэтический митинг у памятника Тукая


Мәдинә Маликованың беренче китабы басылуга быел 50 ел тулган. Һәм менә, ниһаять, дүртенче тапкыр тәкъдим ителгәннән соң, ул бу премиягә лаеклы дип табылды.


Поэтический митинг у памятника Тукая


-Бөтен гомеремне әдәби әсәрләр язуга багышладым, бөтен көч-гайрәтемне шуңа куйдым, - диде ул. - Тугыз романым басылып чыкты, унынчысын язам. Повесть-хикәяләрем басылды. Шушы хезмәтләрем бүген бик зур бәя алды. Моңа бик куанам һәм укучыларыма, Премия биргән дәүләт җитәкчеләренә мең рәхмәт укыйм. Без Казанга узган гасырның уртасында килдек. Ул чакта әле Казан урамнарында татарча сөйләшү гаеп, татарлар ким кеше булып санала иде. Менә шушы 50 ел эчендә вазгыять бик нык үзгәрде. Хәзер Казан урамнарында без рәхәтләнеп татарча сөйләшәбез. Башыбызны югары тотабыз, татар булуыбыз белән горурлана башладык. Моңа ирешү җиңел булмады, бик авыр заманалар аша үтәргә туры килде. Татар халкы авыр елларда да акыллы, зирәк, алдан күрүчән җитәкчеләр аркасында җиңеп чыкты. Бу - халыкның зур казанышы. Канкоешлар, сугышлар булды, әмма безнең халкыбыз моңа дучар ителмәде. Сират күпереннән чыккандай алып чыктылар безне. Күп хокуклар яуланды. Хәзерге вакытта Казаныбыз дөньядагы иң матур шәһәрләрдән санала. Республика даны еракларга таралды. Бу үзгәрешләрдә мин үземнең дә өлешем бар дип саныйм. Чөнки милләтне иң беренче чиратта милли әдәбият һәм сәнгать үстерә.


Харис хәзрәт фәнне дин белән бергә үреп алып барганда гына зур уңышка, зур җиңүләргә ирешеп була дигән фикердә. Розалина Шаһиева исә үзенең барлык әйтәсе сүзләрен дүрт шигырь китабына кертүен әйтте. Һәм 1996 елда язылган "Хөррият" гимнының бүген дә актуаль булуы турында сөйләде. "Имин илдә имин хезмәт, азат хатын, хөр ир-ат. Чәчәк атсын безнең милләт, илаһият, хөррият", - диде ул.


Поэтический митинг у памятника Тукая


Поэтический митинг у памятника Тукая


"Тукай үз премиясен миңа бирергә тиеш"


Композитор, сатирик, җырчы Алмаз Хәмзин Тукай премиясен үзенә тиешле дип саный.


-Әгәр Тукай исән булса, кемгә бирер иде үз премиясен? - Миңа дим! Ни өченме? Чөнки ул сатирик, шагыйрь, җырчы да ул. Сәгыйть Рәмиев Тукайны бик зыялы кешеләр янында гына сорап җырлаткан. Ә Тукайның тавышы бик матур булган. Халкын яраткан, моң яраткан шигъри җан ничек җырламасын? Аның күңеле җырлап яшәгән. Шуңа күрә без аның белән тәңгәл киләбез. Үземне мактаудан түгел бу. Дөрес, бераз гына төртке дә бар, әмма дөреслек тә бар инде. Мин аны бирсәләр дә, алмас идем әле. Чөнки эшләргә кирәк, халыкның күңеленә ятарлык әсәрләр иҗат итәргә кирәк. Ялкынлы журналист та булырга кирәк әле. Син товар булырга тиеш халык өчен. Ә товарны аны һәрвакыт халык ала. Менә шундый дәрәҗәгә җитеп булса, шулвакытта бирсәләр дә каршы килмәс идем, - ди ул.


Премия күләме - 500 мең


-Бер романны еллар буе яза язучы. Премия акчасы аңа бер дә комачау итми. Дөрес, ул машина алырга да, фатирга да җитми. Шул 500 меңгә китап бастырса гына инде ул, бәлки күңелен күтәреп җибәрер иде, тагын язар иде, - ди Алмаз Хәмзин.


Поэтический митинг у памятника Тукая


Чулпан ШАКИРОВА. Рамил ГАЛИ фотолары

http://intertat.ru/tt/madaniyat-tt/item/65774

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X