Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шигырь яза кыз бала

Яхина Эльвина Фирданил кызы 1999 елның 3 апрелендә Алабуга шәһәрендә туган. Кечкенәдән җыр-моңга гашыйк булып үсә. Алтынчы класста укыганда беренче шигырен яза. Ул яшь булуына карамастан, көндәлек вак-төяк күренешләр турында гына түгел, хәтта өлкән яшьтәгеләр өчен дә, катлаулы проблемалар хакында да иҗат итә. Әлегә фикерләве балалыктан ныклап аерылып җитмәсә дә,...

Яхина Эльвина Фирданил кызы 1999 елның 3 апрелендә Алабуга шәһәрендә туган. Кечкенәдән җыр-моңга гашыйк булып үсә. Алтынчы класста укыганда беренче шигырен яза. Ул яшь булуына карамастан, көндәлек вак-төяк күренешләр турында гына түгел, хәтта өлкән яшьтәгеләр өчен дә, катлаулы проблемалар хакында да иҗат итә. Әлегә фикерләве балалыктан ныклап аерылып җитмәсә дә, ул үзенең йөгерек җөмләләре белән катлаулы вакыйгаларны да кыска, аңлаешлы итеп юлларга сала.

Сүз дә юк, әлегә язмаларында җитешсезлекләр юк түгел. Аның иң кыйммәтле сыйфаты да шунда, Эльвина биргән киңәшләргә, төзәтмәләргә уңай карап, хаталары өстендә эшли, кабатламаска омтыла. Арабызда яшь каләм иясенең барлыкка килүе белән шатланыйк һәм аңа бу четерекле, катлаулы, ләкин халкыбыз өчен бик кирәк хезмәттә уңышлар телик.

ТУГАН ИЛЕМ - ГОРУРЛЫГЫМ

Туган илем - горурлыгым,

Зур ачышлар ишеге.

Танылган шагыйрьләребез -

Тукай, Җәлил бишеге.

Туган илем - горурлыгым,

Синнән якын илем юк.

Тезләреңнән күтәрел син,

Егыла күрмә берүк.

ҮТКӘННӘРЕМ КАЙТМЫЙЛАР

Үткәннәрне кайтарып ла булмый,

Өметләнмим юкка, бит беләм.

Шуңа күрә хәтеремдә генә,

Яшим изге хыяллар белән.

Бик еш кына күз алдымнан уза,

Иң кадерле әбием күзләре.

Алар сизәм шатлык белән тулган,

Моңсурак та сыман үзләре.

Кабатланмас татлы мизгелләрне,

Хәтеремдә саклыйм барын да.

Төшләремдә күреп, шашып яшим,

Яшьлегемнең назлы таңында.

ТАЯНЫЧЛАРЫМ

Якты дөньялыкта яшәгәндә,

Туганнарым миңа ышаныч.

Авыр минутларда терәк алар,

Якыннарым миңа таяныч.

Тормышымның чишмә агышында,

Алар миңа олы юаныч.

Канатларым талган вакытта да,

Туганнарым миңа таяныч.

ТЕЛ-МИЛЛӘТНЕҢ САКЧЫСЫ

Ана теле - туган телем,

Күңелемнең ачкычы.

Ана теле - изге тел ул,

Милләтемнең сакчысы!

ДӘҮ ӘНИЕМ, КАДЕРЛЕМ

Дәү әнием, кадерлем,

Минем иң якын кешем.

Һичбер кайчан да сине

Ташлап китмәсен көчең.

Йөрәгең авыртмасын,

Түземлегең бетмәсен,

Авырлык читләп үтсен,

Кайгы килә күрмәсен.

Якты күгең япмасын

Кара болыт беркайчан.

Сабыр кешем син минем,

Безне яхшы аңлаучан.

Киң күңелле кеше син,

Хәсрәтләр күрмә әле.

Алда күп еллар көтә,

Сөенеп яшә әле.

БЫЛБЫЛ - САНДУГАЧ

Бер бик матур язгы көндә,

Дөньяга салдың аваз -

Сине котлап сайрый кошлар,

Кояш балкый, күк аяз.

Олы куанычыбыз син,

Безнең баллы алмабыз.

Былбыл-сандугачыбыз син,

Иң якты кояшыбыз.

Сизми дә калырбыз әле,

Тиздән үсеп җитәрсең.

Озын тормышың юлыннан

Үзең атлап китәрсең.

Ә хәзергә йокла, улым,

Тынычлап, бишегеңдә.

Җил-давыллар тимәсеннәр

Сиңа хәтта төшеңдә.

***

Биш яшеңдә калдың син анадан,

Шул яшеңнән назны күрмәдең.

Үги ана көн дә җәберләде,

Ничек түзде икән йөрәгең?

Ник кыерсытты сине, кул күтәрде,

Кичердең бит күпме авырлык.

Күз яшьләрең түгеп еласаң да,

Ходай бирде сиңа сабырлык.

Тик тормышлар кара гына булмый,

Булып тора якты яклары.

Тик аңларга кирәк изгелек бар,

Ак өметләр сине саклады.

Үз көчеңә ышанырга кирәк,

Шунда гына бәхет килер ул.

Тормышыңа аллы-гөлле төсләр белән,

Шатлык булып килеп тулыр ул.

Рубис Зарипов,

ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев