Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шикле кешеләр кулга алынды

Шәһәребездәге "Афина" спорт-күңел ачу үзәге бассейнында 11 яшьлек кызның үлемендә гаепле дип шикләнелгән хезмәткәрләр кулга алынган. Болар - үзәкнең 34 яшьлек администраторы Олеся Шадрина һәм бассейн директорының бизнес үсеше буенча урынбасары 53 яшьлек Наталья Мавренкова.

Шул рәвешле, Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 238 нче маддәсе 2 нче часте (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтеп, саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.

Искәртеп узыйк: агымдагы елның 19 ноябрендә 11 яшьлек бала үзенә яшьтәш иптәш кызы белән бассейнга килә. Күпмедер вакыттан дусты кызның югалуын абайлап, бу хакта инструкторга хәбәр итә. Тикшерү версиясе буенча, фаҗига җаваплы затның балигъ булмаган баланы бассейнда караучысыз калдырганы аркасында килеп чыга. Бассейн тирәнлеге 3,5 м була.

Кулга алынган ханымнарның икесе дә җинаять кылуга катнашы булуын тулысынча таныган. Фаҗиганең барлык сәбәпләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар комплексы үткәрелә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә Россия ТКның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев