Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шикәр чире балалар авыруына әйләнде

Чаллыда шикәр чире белән авыручы балалар саны елдан-ел арта. Табиблар моның сәбәбе итеп сабый организмындагы генетик һәм аутоиммунетет сестимасының авыруга бирешүен атыйлар. Шикәр чире шулай ук кичергән стресслар, хроник башка чирләр, ялгыш ясалган прививкалар, гормоннар үзгәреше нигезендә дә килеп чыгарга мөмкин. Туклану да җитди сәбәп булып тора : төрле химик...

Чаллыда шикәр чире белән авыручы балалар саны елдан-ел арта. Табиблар моның сәбәбе итеп сабый организмындагы генетик һәм аутоиммунетет сестимасының авыруга бирешүен атыйлар. Шикәр чире шулай ук кичергән стресслар, хроник башка чирләр, ялгыш ясалган прививкалар, гормоннар үзгәреше нигезендә дә килеп чыгарга мөмкин. Туклану да җитди сәбәп булып тора : төрле химик тәмләткечләр, консервантлар да бала организмын какшата, күзәнәкләрнең инсулин эшләп чыгаруын туктата.Артык баллы ризыклар белән мавыгу да диабетка китерә.

Яр Чаллыда эндикринологта бүгенге көндә 145 бала шикәр чире белән исәптә тора. 2016 елда 19 балада шушы чир барлыгы беленде.Белгечләр әле ачыкланмаганнары шактый дип чаң сугалар. Шәһәрдә 1999 елдан башлап диабет мәктәбе эшләп килә , аны Кама балалар медицина үзәге табибы Роза Салимуллина җитәкли. Әти-әниләр балада шикәр чире бар, дип шикләнсәләр бирегә мөрәҗәгать итә аладар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев