Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәүкәт Галиев премиясе – дәрәҗәле бүләк

Өчен­че ел рәт­тән шу­шы яз­гы ма­тур көн­нәр­нең бер­сен­дә без иң ак­тив хә­бәр­че­лә­ре­без­гә Шәү­кәт Га­ли­ев исе­мен­дә­ге пре­мияләр тап­шы­рабыз. Дә­рә­җә­ле пре­мия ин­де ул, дө­ре­сен әйт­кән­дә! Бе­рен­че­дән, ул Та­тарс­тан язу­чы­лар бер­ле­ге бе­лән ур­так про­ек­ты­быз. Ди­мәк, ан­да бер­лек рә­и­се, без­нең за­ман­ның кы­зык­лы шә­хес­лә­рен­нән бер­се Рка­ил Зәй­дул­ла үзе кул куя. Икен­че­дән, Шәү­кәт Га­ли­ев ке­бек кү­ре­нек­ле ба­ла­лар ша­гый­ре исе­ме бе­лән дә ата­ла бит әле ул!

Шәү­кәт Га­ли­ев пре­ми­я­се ия­лә­рен сай­лау быел ае­ру­ча авыр бул­ды. Чөн­ки, Ал­ла­га шө­кер, күп бит без­нең ак­тив хә­бәр­че­лә­ре­без. Һәм, иң мө­һи­ме, ел­дан-ел ар­та алар! Һәр­бер­се­нең кү­ңел­лә­рен кү­рә­се, зур­лый­сы ки­лә, ә пре­ми­я­ләр дүр­тәү ге­нә. Ниш­ләр­гә? Менә шун­нан соң өс­тә­мә спон­сор­лар эз­ләр­гә ка­рар кыл­дык. Һәм та­был­ды­лар да алар, рәх­мәт яу­гыр­ы! Бәй­рәм­гә дүрт уры­ны­на егер­ме­ләп хә­бәр­че­без­не ча­кыра алдык. Һәм иң мө­һи­ме – ча­кы­ра­сы, ма­тур сүз­ләр әй­тә­се кил­гән егет-кыз­ла­ры­быз та­гын бик күп кал­ды әле!

Шагыйрь турында беләбезме?

Тан­та­на ярат­кан ша­гый­ре­без Шәү­кәт Га­ли­ев ту­рын­да ви­де­о­тап­шы­ру ка­рау бе­лән баш­ла­нып кит­те.  Һәм бу бик урын­лы да бул­ган­дыр, чөн­ки без­нең пре­мия ия­лә­ре әлеге дә­рә­җә­ле бү­ләк­нең кем исе­ме бе­лән бәй­ле бу­лу­ын бе­лер­гә ти­еш­ләр бит ин­де! Сәхнәдән шагыйрьнең шигырьләре, җырлары да яңгырады. Та­гын бер ка­дер­ле ис­тә­лек – ша­гыйрь­нең кы­зы Ал­су апа бү­ләк­лә­нү­че ба­ла­лар­га Шәүкәт Галиевның шәх­си ар­хи­вын­нан ки­тап­ла­рын җи­бәр­гән иде. Ви­део­яз­ма аша җи­ңү­че­лә­ре­без­не үзе дә тәб­рик­лә­де. «А­ның исе­ме бе­лән бәй­ле пре­мия бар­лык­ка ки­лү­гә әти­е­без шат бу­лыр иде, – ди­де ул. – Без, аның ба­ла­ла­ры, әти­е­без­нең эшен дә­вам итәр­лек иҗа­ди ба­ла­лар бу­лу­ы­на сө­е­нә­без!»

Чаллы язучылар берлеге рәисе Факил абый Сафин Шәүкәт аганың «Көмеш кыңгырау» газетасына һәрвакыт хәерхаһлы булуын билгеләп үтте.

Даими авторларыбызга – ТАТМЕДИА дипломнары

Иң кы­зык­лы-мәгълүматлы чы­гыш, мө­га­ен, Та­та­р- Ин­форм­ның та­тар ре­дак­ци­я­се һәм Ин­тер­нат элект­рон бас­ма­сы­ның баш мө­хәр­ри­ре Рә­мис Ла­тый­пов­ныкы бул­ган­дыр. Яшь хә­бәр­че­ләр­ебезгә жур­на­лист хез­мә­те­нең кы­зык һәм кы­ен як­ла­ры ту­рын­да сөй­лә­ргә без аны ел саен чакырабыз. Без­нең бе­лән инде бер­ни­чә ел дәвамында хез­мәт­тәш­лек ит­кән яшь хә­бәр­че­лә­ре­без­гә «ТАТМЕДИА» АҖ­нең дип­ло­мын һәм бү­ләк­ләр дә әзер­ләп алып кил­гән иде ул. ТАТМЕДИА дип­ло­мы­на Ар­ча ра­йо­ны На­ла­са мәк­тә­бен­нән Ән­вәр Мө­хет­ди­нов, Бал­тач ра­йо­ны Түн­тәр мәк­тә­бен­нән Гөл­наз Әх­мә­ди­е­ва, Ма­ма­дыш ра­йо­ны Ке­че Кир­мән мәк­тә­бен­нән Әмир Фәр­хул­лин, Чал­лы­ның 41нче мәк­тә­бен­нән Зи­лә Га­ти­я­тул­ли­на, Чал­лы­ның 2нче гим­на­зи­я­сен­нән Алия Ну­рис­ла­мо­ва ла­ек бул­ды­лар. Форсаттан файдаланып Алия үзе дә танылган журналистка тәүге китабын бүләк итте.

Премия ияләре билгеле

Нигезләмә буенча премия ел дәвамында «Көмеш кыңгырау»да кызыклы язмалары басылып чыккан дүрт яшь хәбәрчегә һәм бер өлкән авторга бирелә. Быел бу премиягә Яңа Чиш­мә ра­йо­ны Чал­лы Ба­шы авы­лын­нан Фи­рү­зә Иб­ра­һи­мо­ва, Казанның 2нче гимназиясе укучысы Илүзә Сабирова, Әлмәтнең Риза Фәхретдин исемендәге 1нче гимназиясе укучысы Диана Фәрхетдинова, Әгерҗе районы Кадыбаш мәктәбеннән Азалия Салихова лаек булдылар. Ә өлкән авторларыбыздан премия ба­ла­лар-яшүс­мер­ләр өчен бик кызыклы хи­кә­я­ләр язу­чы Ал­маз Гый­ма­ди­евка тапшырылды. «Шәүкәт ага белән без аралашып яшәдек, ул минем остазым иде, – дип искә алды язучы. Һәм бүгенге чараның  мөһимлегенә дә басым ясады: «Балалар өчен мондый бәйге-премияләр оештырып, без иртәгәге көн өчен журналистлар, язучылар тәрбиялибез», – диде ул.

Чаллыда игелекле кешеләр күп

Әл­лә нин­ди пре­ми­я­ләр игъ­лан итеп бу­ла, әм­ма... аны га­мәл­гә кую өчен ба­ла­лар иҗа­ты­на һәм та­тар те­ле үсе­ше­нә би­та­раф ка­ра­ма­ган спон­сор­лар ки­рәк. Чал­лы­да ме­нә шун­дый иге­лек­ле ке­ше­ләр бар. Без их­лас кү­ңел­ебездән Шәү­кәт Га­ли­ев пре­ми­я­сен га­мәл­гә ку­ю­да мат­ди яр­дәм күр­сә­тү­че­ләр­гә – Рим­ма Иди­я­тул­ли­на­га, Ру­фия За­ри­по­ва­га, Ро­за Хә­ми­дул­ли­на­га, Рөс­тәм Фәт­та­хов­ка һәм без­гә ки­чә­не оештыруда зур булышлык күр­сәт­кән Чал­лы­ның 54нче гим­на­зия коллективына (директоры Рамил Исаевка) рәх­мәт бел­де­рә­без! Балаларны иҗатка җәлеп итүче фидакарь татар теле укытучыларына, китапханәчеләргә дә (аларны санап бетерү мөмкин дә түгел!) зур рәхмәт!

«Шәһри Чаллы» газетасының баш мөхәррире, Чаллыдагы милли матбугат үзәге җитәкчесе Резидә Юсупова Шәүкәт Галиев премиясенең әһәмиятен, саллылыгын арттыру өчен проектка журналистлар әзерли торган югары уку йортларын да җәлеп итү тәкъдиме белән чыкты. «Премия яшь хәбәрчеләребезгә журналистика юнәлешендә укырга кергәндә өстәмә баллар алу мөмкинлеге бирсә, булачак журналистлар өчен бу зур стимул булыр иде», – диде ул. Киләчәктә бу тәкъдимне дә тормышка ашырырга язсын!

Ризидә Гасыймова.

P.S. Премия тапшыру тантанасыннан фоторепортажны моннан карый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев