Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр Башкарма комитет бинасында чаллылылар коронавирустан икенче прививка ясаттылар

Кичә мэриядә табиблар кизү торды – монда вакцинаның икенче компонентын шәһәр хуҗалыгы һәм тормыш белән тәэмин итү идарәсе хезмәткәрләре, шулай ук җәмәгать тәртибен тәэмин итү бүлеге белгечләре һәм башкалар алды.

Икенче компонентны ясату  алдыннан алар барысы да яңадан вакцинация уздыруга ирекле ризалык формасын тутырдылар. Табиб Башкарма комитет хезмәткәрләренең тән, басым, сатурация температурасын үлчәп карадылар, һәм шуннан соң гына процедура кабинетына чакырдылар. Барлыгы бу көнне 50дән артык кеше прививка ясатты. 
Исегезгә төшерәбез, прививканы шәһәрнең барлык дәваханәләрендә, шулай ук "Омега" сәүдә үзәгенең вакытлы мобиль пунктында 13:00дән 19:00 сәгатькә кадәр ясатырга мөмкин. 
“COVID-19” вакцинациясенә gosuslugi.ru порталында шәхси кабинет аша, күп функцияле үзәкләрдә, 122нче бердәм номер буенча, шулай ук дәвахәнәләргә мөрәҗәгать итеп тә язылырга мөмкин.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коронавирус