Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр хакимендә кунакта

Кичә Васил Шәйхразиев тормыш иптәше Гөлнур ханым белән Чаллыдагы үрнәк гаиләләрне кабул итте. Тантаналар сараена бер-берсен хөрмәт итеп, дуслыкта-татулыкта яшәгән 20 гаилә килгән иде. Хаким залдагы кунакларга мөрәҗәгать итеп: "Ак калабыз үз вакытында барыбызны да үзенә сыендырып, туган шәһәребезгә әйләнде. Чаллы төзелгән елларда бары 39 мең кеше яшәсә, хәзер инде...

Кичә Васил Шәйхразиев тормыш иптәше Гөлнур ханым белән Чаллыдагы үрнәк гаиләләрне кабул итте. Тантаналар сараена бер-берсен хөрмәт итеп, дуслыкта-татулыкта яшәгән 20 гаилә килгән иде.

Хаким залдагы кунакларга мөрәҗәгать итеп: "Ак калабыз үз вакытында барыбызны да үзенә сыендырып, туган шәһәребезгә әйләнде. Чаллы төзелгән елларда бары 39 мең кеше яшәсә, хәзер инде халык саны 522 меңгә җитте. Тырыш халкыбыз намуслы хезмәте белән һәрвакыт алдынгылыкка, барлык өлкәләрдә дә лидерлыкка омтылды. Бүген арабызда Бөек Ватан сугышы ветераннары Сәгадәт һәм Гали Әхмәдиевлар, Ульяна һәм Риф Әхтәмовлар да бар. Аларның гаилә коруларына 64-63 ел. Без сезгә сокланабыз, хөрмәтле ветераннарыбыз!" - диде ул.

Кунаклар арасында катыргы-кәгазь комбинатында озак еллар хезмәт куйган Таһир Максутов гаиләсе (рәсемдә) дә бар иде. Аларның гаилә стажы 33 ел. Шәһәрдәшләребез ике кыз үстергән. Олы кызлары Лилия үзе әни инде. Кечесе Илүзә - КАИ студенты. "Гаиләбезнең нык һәм тату булуында хатыным Халидәнең роле зур. Ул икебез кабызган учакны саклап, кызларыбызны акыллы, иманлы итеп үстерде. Алланың рәхмәте яусын аңа", - ди Таһир абый.

Кичәгә чакырылган барлык гаиләләргә, шул исәптән, 26 ел бергә яшәгән Гөлнур һәм Васил Шәйхразиевларга да изге теләкләр әйтелде. Кунаклар Нуриәхмәтовлар гаиләсендә туган сабыйга исем кушуның да шаһиты булдылар.

Үрнәк парларны калабыз артистлары һәм иҗат коллективлары да тәбрикләде. Алар шәһәрдәшләребезгә җыр-биюләрен бүләк итте. Моннан тыш, гаиләләргә истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X