Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр җиңел атлетика эстафетасы Чаллыда җәйге спорт сезонын ачачак

30 апрельдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына һәм 2019 елда Яр Чаллы шәһәрендә җәйге спорт сезоны ачылуга багышланган 46 нчы традицион шәһәр җиңел атлетика эстафетасы узачак.

Эстафета 13 этапны үз эченә алачак (ир-атлар өчен - 8; хатын-кызлар өчен - 5) һәм Ф.Табеев яр буенда узачак.Стартка гомуми белем бирү мәктәпләренең балалар-яшүсмерләр клублары, һөнәри һәм югары звено мәгариф учреждениеләре, шәһәр оешмалары командалары, шулай ук йөгерергә яратучылар клублары командаларыннан торган 2000гә якын кеше чыгачак. Ярышларны ачу тантанасы 11:00 сәгатькә билгеләнгән.
Белем бирү оешмаларының 6-7 сыйныф командалары – 11:40; икенче узыш – балалар-яшүсмерләр клублары командалары – 12:15; өченче йөгереш – спорт клублары, коммерцияле булмаган оешмалар, үзләре тупланган командалар –12:45; дүртенче узыш – белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныфлар командалары –13:15; бишенче узыш – урта һөнәри белем бирү һәм югары белем бирү оешмалары командалары – 13:45; алтынчы йөгереш – шәһәр оешмалары командалары -14:15 сәгатьләрдә. Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнәчәк.
Командалар вәкилләре белән киңәшмә 23 апрель көнне «Этюд» спорт мәктәбендә (Тынычлык пр., ШШК, 83) 16:00 сәгатьтә булачак.

 

http://nabchelny.ru/news/36041

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев