Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев төзелә торган объектларда эшләрнең барышын тикшерү өчен күчмә киңәшмә үткәрде.
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев төзелә торган объектларда эшләрнең барышын тикшерү өчен күчмә киңәшмә үткәрде.
Юллар, юллар...
Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев төзелә торган объектларда эшләрнең барышын тикшерү өчен күчмә киңәшмә үткәрде. Ул җаваплы җитәкчеләр белән бергә Сидоровка бистәсенең Автостанция районында булды. Биредә җәяүлеләр өчен җир асты юлы төзелә. Хәзерге вакытта объектта Муса Җәлил проспекты буенча урнашкан су һәм электр челтәрләрен сузу буенча эшләр бара.
Төзелә торган җир асты кичүенең биеклеге - 2,6 метр, киңлеге 4 метр булачак. Объектны “Твой дом” подряд оешмасы төзи. Җир асты кичүенең проект документлары дәүләт экспертизасы узган инде.
"Бу Объект шәһәрдәшләр өчен мөһим һәм кирәкле. Берничә дистә еллар бу районда җәяүлеләр өчен җир асты кичүе кирәклеге турында сөйләшүләр барды. Хәзер моны гамәлгә ашыру буенча эшләр башланды. Кызганычка каршы, бу - балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре тупланган урын. Ул 30-40 ел элек төзелгән булырга тиеш иде, ләкин бу эшләрне безгә башкарырга туры килде. Аны барлык куркынычсызлык таләпләре буенча заманча итеп эшләргә кирәк", - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, төзелеш эшләренең бәясе 90 млн сум тәшкил итә.
Рейд барышында Наил Мәһдиев Тынычлык проспектында ремонтлана торган юлларны да карады. Бүгенге көндә шәһәрнең төп магистральләренең берсендә 37 км озынлыктагы юл катламы яңартыла. Объекттагы эшләрне шәһәрнең “Трест Камдорстрой” төзелеш оешмасы башкара. Юл төзүчеләр тәүлек буе эшли. Хәзерге вакытта ремонт 30%ка ясалган. "Безнең шәһәрнең бердәнбер үзәк магистрале бу, мин беренче автоюлны санамыйм, чөнки ул ГЭС, ЗЯБ, Яңа шәһәрне тоташтыручы федераль юл, башкасы юк. Мәскәү проспектының дәвамы кирәкме дигән сорауга шуны әйтәсем килә. Моңа карата берничә фикер бар. Минемчә, шәһәрдәшләрнең күпчелеге аның кирәклеген аңлый. Бүген анда гражданнар милкен бәйсез бәяләү буенча эшләр бара, шуның нигезендә, без гражданнарның мөлкәтен сатып алачакбыз һәм аларның җир һәм милек хокукларын компенсацияләячәкбез. Безгә Мәскәү проспектын дәвам итү өчен коридор кирәк. Ярты миллионлы шәһәрдә транспорт чаралары арта гына барачак. Төп магистральне ремонтлыйбыз, чөнки ул иң югары транспорт йөкләнешенә ия", - диде шәһәр хакиме.
Шунысын да әйтергә кирәк, “Камдорстрой” акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре эшеннән шәһәрдәшләребез канәгать. “Проспектны япмыйча, тәүлек буена эшлиләр. Ремонт эшләрен сыйфатлы итеп алып баралар. Наил Мәһдиев шәһәр хакиме булып килгәч, Чаллыда юлларны, ишек алларын төзекләндерүгә игътибар артты. Аллаһының рәхмәте яусын шәһр башлыгына, төзелеш оешмаларына. Машина йөртүчеләр арасында юлда йөрү культурасы да артса, тагын да яхшы булыр иде”, - ди Татарстанның халык артисты Гөлүсә Гайнетдинова.
Тынычлык проспектын ремонтлау Мәләкәс елгасы һәм Казан проспекты аша күпердәге “бөке”ләр проблемасын хәл итәр дигән өмет бар. Һава торышы яхшы торса, биредәге эшләрне 14 ноябрьдә тәмамларга планлаштыралар.
Зөлфия ГАЛИМ
Мәләкәс аръягында боз сарае төзеләчәк
Мәләкәс аръягында елдан-ел социаль объектлар саны арта. Биредә яңа мәктәп, балалар бакчалары төзелде. Тиздән монда боз сарае барлыкка киләчәк. Бу хакта шәһәр хакиме төзелеш объектларына рейд барышында хәбәр итте. “Бу районда ябык боз сарае төзергә планлаштырабыз. Ул яңа мәктәп янында булачак. Без анда урын калдырдык, бүгенге көндә проект эшләре бара. Боз сарае “КАМАЗ”ның 50 еллыгы уңаеннан хөкүмәт белән берлектә төзелә. Ул ясалма боз белән капланган ябык сарай булачак. Микрорайон халкы хоккей уйнап, тимераякта шуа алачак. Күрсәтмә чыгышлар өчен бездә 1100 урынга
исәпләнгән боз сарае бар. Хаким әйтүенчә, яңа боз сарае 300 урынга исәпләнгән булачак. Ул күнегүләр үткәрү өчен җайлы булыр”, - диде ул.
Быел шәһәрдә шулай ук яңа бассейн пәйда булачак. Аны 29нчы комплекста – 77нче гимназия һәм 19нчы мәктәп арасында төзиләр. Объектларны КАМАЗның 50 еллыгына багышланган чараларны финанслау кысаларында файдалануга тапшырырга ниятлиләр.
КАМАЗ машинасында - медицина ярдәме
Свердловск өлкәсендә халыкка медицина ярдәме күрсәтүнең яңа ысулын уйлап таптылар. Хәзер өлкәнең 100 кешеле торак пунтларында яшәүчеләргә махсус җиһазланган КАМАЗ машинасында тар белгечләр медицина ярдәме күрсәтәчәк. Свердловск өлкәсенә КАМАЗ автомобильләре базасында эшләнгән тугыз фельдшер-акушерлык пункты, биш теш дәвалау бүлмәсе һәм күчмә офтольмология комплексы җибәрелде. Бу машиналарга электрокардиограф, дефибриллятор, сулыш алдыру аппараты һәм башка медицина җиһазлары урнаштырылган.
“Беркем дә күрмәгән Россия каһарманнары" фотокүргәзмәсе
ГЭС бистәсенең Габдулла Тукай исемендәге яр буенда Тарихи-туган якны өйрәнү музееның “Беркем дә күрмәгән Россия Геройлары” дигән гадәти булмаган фотокүргәзмәсе ачылды. Проект “Буыннар хәтере” хәйрия фонды тарафыннан оештырылган һәм инде өченче ел рәттән тормышка ашырыла, әмма безнең шәһәрдә Чаллыда күргәзмә беренче тапкыр оештырылды. Быел проектның төп кешеләре - Россия һәм Советлар Союзы Геройлары, Хезмәт Геройлары һәм илнең төрле төбәкләреннән хәрби хәрәкәт ветераннары. Аларның барысын да рух ныклыгы, Ватан алдындагы бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлык һәм каһарманлык берләштерә. Фотокүргәзмә экспозициясе белән чаллылылар июльгә ахырына кадәр таныша алачак.
Тиздән яңа балалар бакчалары ачыла
Быел шәһәребездә балалар бакчалары алтыга артачак. Яңа бакчаларны төзелеше “Демография” милли проектын тормышка ашыру кысаларында алып барыла. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев әлеге социаль объектлар төзелешен шәхси контролендә тота. Шушы көннәрдә ул мәктәпкәчә учреждениеләрдә төзелешенең барышы белән танышып йөрде.
Шәһәр хакиме биш төзелеш мәйданчыгында булды. Мәләкәс аръягында берьюлы ике балалар бакчасы барлыкка киләчәк. Наил Гамбәрович җаваплы затлар белән микрорайонның 22нче бистәсендә “Смешарики” бакчасында булды. 220 урынга исәпләнгән объектны “Стройтраст” төзи. Шул ук микрорайонның 20нче бистәсендәге “Капитошка”да диварларны бизәү эшләре бара. Төзүчеләр спорт залы өчен куркынычсыз катлам да әзерләгән, анда махсус линолеум булачак. Әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе шулай ук 220 балага исәпләнгән.
Яңа шәһәрнең 35нче бистәсендә урнашкан “Акчарлак” балалар бакчасы мәктәпкәчә учреждениеләр белән танышуның өченче ноктасы булды. Территориядә 12 веранда төзелгән, хәзер төзүчеләр идән җәяргә әзерләнә. Дизайн белән Елена Сафиуллина шөгыльләнә. Балалар бакчасы шулай ук 220 баланы сыендырачак. Бүгенге көндә алты ясле төркемен формалаштыру һәм кадрлар туплау бара. Яңа бакча июль уртасында ачылырга тиеш. Хаким төзүчеләр алдында җиһазлар белән тәэмин итү бурычын да куйды.
Рейдта катнашучылар 14 комплекста “Синең йорт” төзелеш компаниясе тарафыннан төзелеп килүче “АБВГДейка” балалар бакчасында да булдылар. Бу бакча балалар белән тулысынча һәм коллектив белән 70%ка тәэмин ителгән инде. 220 урынның 120се ясле төркеменә туры килә. Төзүчеләр якындагы территорияне төзекләндерү турында да онытмыйлар. Машина кую өчен 80 урын булдырылган. Алардан мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре генә түгел, якын-тирә йортларда яшәүчеләр дә файдалана алачак. “Яңа балалар бакчасы тирәсендә яңа парковка урыннары булдыру зарурлыгы барлыкка килә, шулай ук ике яктан керү юллары да норматив хәлгә китерелә. Монда янгын һәм төп керү юллары каралган. Ремонт эше Хәсән Туфаннан балалар бакчасына кадәр һәм Шамил Усманов урамына таба бара”, - ди “Автомобиль юллары” предприятиесе директоры Фәрит Сәлахов.
Өстәп шуны да әйтергә кирәк, яңа объектларга керү юллары да заманча итеп төзеләчәк. Барлык бакчалар янында җәяүлеләр юлы да заман таләпләренә туры килерлек итеп яңартылачак. Соңыннан хаким 63нче микрорайонда урнашкан 121 нче “Сабантуй” балалар бакчасын карап чыкты. Ул 340 урынга исәпләнгән, биредә 18 төркем булачак, шуларның 10сы – ясле төркеме. Учреждениедә физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен махсус төркемнәр ачылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев