Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрдәшебез Алексей Володин ТР Яшьләр хөкүмәте составына керде

Татарстанда Яшьләр хөкүмәте оештырылды. Аның составына 23 кеше керде. Алар арасында чаллылы В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты студенты, Шәһәр студентлар советы рәисенең киңәшчесе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариевның җәмәгать ярдәмчесе - Алексей Володин да бар. Яңа хөкүмәт составы исемлеген, ТР Хөкүмәте йортында үткән "Вверх!" республика, бәйгесенең финалистлары һәм...

Татарстанда Яшьләр хөкүмәте оештырылды. Аның составына 23 кеше керде. Алар арасында чаллылы В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты студенты, Шәһәр студентлар советы рәисенең киңәшчесе, Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариевның җәмәгать ярдәмчесе - Алексей Володин да бар.
Яңа хөкүмәт составы исемлеген, ТР Хөкүмәте йортында үткән "Вверх!" республика, бәйгесенең финалистлары һәм җиңүчеләре белән очрашуда ТР Премьер-министры Илдар Халиков яңгыратты. Әлеге проектта 2016 елда шәһәрдәшләребез Алексей Володин һәм Карина Рахманова катнашкан иделәр.
Яңа структура республиканың Министрлар Кабинеты каршында, проектлар тәкъдим итү, эксперт-аналитик эшчәнлек белән шөгыльләнүче консультатив-киңәшче орган булып торачак. Аның рәисе итеп "Земля" республика кадастр үзәгенең башкарма директоры Дина Ашрапова билгеләнгән. Чаллылы Алексей Володин Яшьләр хөкүмәтенең Яшьләр эшләре һәм спорт буенча җитәкче киңәшчесе вазыйфаларын башкарачак.
Илебездә беренче Яшьләр хөкүмәтләре исә беренче тапкыр 1996 елда Курган һәм Ярославль өлкәләрендә оештырылды. Бүгенге көндә алар Россия Федерациясенең 58 субъектларында эшләп киләләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев