Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрдәшебез – Италия циркы йолдызы...

1980 елларда Чаллыдагы бер мәдәни чара да актив, талантлы цирк артисты Лилия Элембаева катнашыннан башка узмый иде. Ул кечкенәдән профессиональ сәхнәдә чыгыш ясады. Россия буйлап кына түгел, чит илләргә дә гастрольләргә йөрде. Тырышлыгы, үзен кызганмыйча күнегүләргә йөрүе нәтиҗәсендә дөнья күләмендә цирк сәнгатендә тамашачыларның алкышларына ия булды.

Шушы көннәрдә, хәзерге вакытта Минск шәһәрендә яшәүче талантлы якташыбызның дөньякүләмендә иң яхшы тренер дип танылуы мәгълүм булды. Бу хакта безгә хезмәттәшебез Ләлә Гайфетдинова хәбәр итте.

Әнә шундый зур уңышларга ирешкән татар кызы Лилия (рәсемдә уртада) Чаллыда укытучы гаиләсендә туып-үсә. Әнисе кызының цирк белән "җенләнүен" күргәч, аның хыялларын тормышка ашыруга көчен дә, вакытын да, акчасын да кызганмый. Сыгылмалы гәүдәле кыз 4 яшь ярым вакытта цирк студиясендә шөгыльләнә башлый, аны авырлыклар да, авыртулар да куркытмый. 15 яшендә Лилияне "Чаллы" концерт-иҗат берләшмәсенә эшкә алалар. Ул вакытта хезмәт хакы 383 мең сум була. Бу - 1998 елда беренче категориядәге цирк артистының хезмәт ставкасы.

- Кызымның Мәскәүгә укырга бару теләгенә каршы килмәдем, киресенчә булыштым гына. Ул яшьтәшләреннән алда 11 сыйныф имтиханнарын уңышлы тапшырды, - ди Лилиянең әнисе.

Тырышлыгы, таланты һәм үҗәтлеге нәтиҗәсендә Лилия Мәскәүнең эстрада-цирк сәнгате училищесын да уңышлы гына тәмамлый. Аннары 10 ел Италиянең "American circus" цирк-шапитосы труппасында эшли. Кызның чыгышларын һәр җирдә җылы кабул итеп, көчле алкышларга күмәләр.

Монта-Карлода цирк сәнгате буенча узган халыкара фестивальдә катнашу Лилия өчен аеруча истәлекле була. Чөнки цирк өлкәсендәге әлеге фестиваль кинодагы "Оскар"га һәм музыкадагы "Грэмми"га тиң. Анда бик дәрәҗәле чыгышлар белән генә катнашып була икән.

Цирк җитәкчесе Флавио Тони юлбарыс, фил, атлар катнашындагы чыгышны сайлый. Фил белән чыгышында Лилия бик катлаулы һәм куркыныч элементны уңышлы башкарып чыга. Һәм труппага җиңү китерә. Нәтиҗәдә труппа төп бүләк - "Алтын клоун" белән бүләкләнә.

Бүгенге көндә Лилия Минскида яши. Циркта эшләгәндә мәхәббәтен очрата. Михаилга кияүгә чыгып, шунда яшиләр.

Цирк артистларының сәхнә гомере озын булмый диләр. Лилия бу фикернең дөреслеккә туры килмәвен раслап, менә 35 ел инде "полотнадагы биюләр" жанры буенча эшли. Ул шулай ук "Һавадагы боҗра" һәм "Трапеция" номерларын да бик оста ясый. 10 метр биеклектәге цирк куполына да җитез һәм сәнгать дәрәҗәсендә күтәрелә. Хезмәте тамашачылар мәхәббәте һәм алкышлары белән бәяләнә.

- Трюк барлык нечкәлекләре белән төгәл итеп башкарылса, бернинди дә куркыныч юк. Иң мөһиме һавада игътибарны югалтмаска, аруны һәм авыртуны җиңәргә кирәк, - ди ул.

Бүгенге көндә танылган якташыбыз, Минскида үзенең балалар цирк сәнгате мәктәбендә инструктор-педагог булып эшли. Күптән түгел аның 15 укучысы төрле дәрәҗәдәге бәйге-фестивальләрнең призеры булды. Аның өчесе халыкара дәрәҗәдәге уңыш. "Икенче һава гимнастикасы" фестивалендә аның укучылары Елена Тарасович белән Юлия Сыс (рәсемдә) парлап биючеләр арасында беренче урын яулап, алтын медаль белән бүләкләнде. Ә Лилия Элембаева иң яхшы тренер дип табылды.

"Danova Danse School" бию сәнгате мәктәбенең өлкәннәр төркеменә төрле һөнәр ияләре йөри. Биредәге һава биюе белән шөгыльләнүче 50 яшьлек ханым аның горурлыгы. Күренекле шәһәрдәшебезгә цирк һәм бию сәнгатендә киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев