Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрдәшебез картасыннан акча урлаучылар тоткарланды

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ялган документлар һәм махсус вирус программалары ярдәмендә шәһәрдәшебезнең банк картасыннан 1 млн 107 мең сум акча урлауда шикле 2 курганлыны тоткарлаган. Хокук сакчылары бу адәмнәрнең корбаны күбрәк булу ихтималын да исәптә тота. Зыян күрүче үзенең счетыннан зур күләмдә акча юкка чыгуын чит илдән кайтканнан...

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре ялган документлар һәм махсус вирус программалары ярдәмендә шәһәрдәшебезнең банк картасыннан 1 млн 107 мең сум акча урлауда шикле 2 курганлыны тоткарлаган. Хокук сакчылары бу адәмнәрнең корбаны күбрәк булу ихтималын да исәптә тота.

Зыян күрүче үзенең счетыннан зур күләмдә акча юкка чыгуын чит илдән кайтканнан соң, 7 гыйнварда, белеп ала. Оператив-эзләү чаралары барышында акча урлауга соңгы вакытта Ижевскида яшәүче 2 курганлының катнашы булу ихтималы ачыклана. Шикле егетләрнең берсенә - 22, икенчесенә - 23 яшь. Даими акча эшләү чыганаклары булмауга карамастан, алар Казанның Н.Ершов урамындагы элиталы йортларның берсендә, аена 37 мең сум түләп, фатир арендалаган.

Егетләрнең зур күләмдә кылынган урлауга катнашы булуына тиешле дәлилләр җыелгач, алар ТР буенча ЭЭМ оперативниклары тарафыннан тоткарлана. Полицейскийларның ишекне ачу таләбен ишетүгә карамастан, шикләнелүчеләр моңа игътибар бирми, алай гына да түгел, җинаять эзләреннән котылмакчы була. Аерым алганда, алар кырын эшләр кылганда кулланган сим-карталарны, кесә телефоннарын һәм башка затлар исеменә теркәлгән банк карталарын микродулкынлы мичтә юкка чыгармакчы була. Шуңа да карамастан, оперативниклар шикләнелүчеләрнең җинаятьчел эшчәнлегенең җитәрлек дәрәҗәдә дәлилләрен ачыклый. Полицейскийлар кыйммәтле сәгатьләр һәм алтын бизәнү әйберләре йолып ала. Моннан тыш, егетләрнең якын арада "БМВ" автомобиле сатып алырга ниятләве ачыклана.
Шикләнелүчеләр сөйләүдән баш тартса да, полицейскийлар аларның гамәлләре схемасын торгыза.

Махсус программалар һәм мәгълүмати ресурслар ярдәмендә явыз ниятлеләр Татарстанның берничә шәһәрендә яшәүчеләрнең түләү сәләте турындагы мәгълүматларны алуга ирешә. Яр Чаллыда яшәүче ир-атның банк картасында 1 млн сумнан артык акча саклануын күреп, алар зыян күрүче исеменнән ялган документлар буенча бозылган дип сим-картасын алмаштыра һәм аның виртуаль шәхси кабинетына керү рөхсәте ала.

Җинаять эше РФ Җинаять кодексының 158нче маддәсе 4нче өлеше буенча кузгатылган ("Урлау"). Егетләрнең икесе дә сак астына алынган. Шунысын билгеләп узарга кирәк: аларның кечерәге мошенниклык, өлкәнрәге хәрби хезмәттән качып йөргән, банк сере булган мәгълүматларны ирештергән, компьютер мәгълүматларын хокуксыз рәвештә кулланган өчен хөкем ителгән булган. Әмма икесе дә 2015 елда, амнистиягә бәйле рәвештә, җәзадан азат ителгән.

Хәзерге вакытта фигурантларның башка җинаятьләргә катнашы булу-булмавы тикшерелә һәм аларның җинаятьтәшләре булырга мөмкин затлар ачыклана.

(tat.tatar-inform.ru)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X