Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрдәшебез, җырчы Эльмира Сөләйманова: “Балачагым бик авыр узды»

Бүгенге эстраданың күпсанлы җырчылары арасында үзенә аерым игътибар җәлеп иткән, сәхнә күрке булган талантлы яшьләребез бар. Шундыйларның берсе - тыйнаклыгы, чибәрлеге, моңлы, ягымлы тавышы белән күңелләребезне яулаганы - Эльмира Сөләйманова.

Эльмира белән без шушы араларда гына очрашып-танышып, иҗаты, тормыш-көнкүреше, башланган елга планнары турында сөйләшеп, яңа җырларын тыңлап, хисләнеп тә алдык.

Күбрәк моңсу-сагышлы җырлар җырлап, сәхнәдә үтә горур, хәтта бераз тәкәбберрәк образ тудырган Эльмира, тормышта шаян холыклы, юктан да кызык табып көләргә генә торган бик гади кеше булып чыкты. Җырчыга биргән беренче соравым, әлбәттә, гадәти булды:

- Эльмира, җыр буенча махсус белемең юклыгын беләбез, тик шулай да бүген син иң популяр җырчыларның берсе. Сәнгать юлына ничек бастың?

- Мин Яр Чаллы шәһәрендә туып-үстем, әле дә шунда яшим. Балачактан җырчы буласым килгән иде. 7 нче сыйныфта укыганда музыка мәктәбенә кердем. Баян классында биш ел укыдым. Мәктәптә дә гел җырлап йөрдем, конкурсларда катнаштым. Балачагым бик авыр узды. Миңа дүрт яшь чагында әти безне ташлап чыгып киткән, энем хәтта туарга да өлгермәгән булган... Әни төннәрен эштә. Энемне мин карап үстердем дисәм дә була. Ипигә акча булмаган чаклар еш булды. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга Мәдәният-сәнгать институтына килдем. Керә алмадым - фортепианода уйный белмисең дигәнне сәбәп итеп кире бордылар. Сәүдә училищесына кереп, кассир һөнәрен үзләштердем. Ун ел буе кибеттә эшләдем. Шул елларда Дәниф Шәрәфетдинов мине үз концертларына чакыра башлады. 2005 елда Чаллыда "Йолдызлар фабрикасы"ның зона конкурсы үтте. Дәниф Шәрәфетдинов мине этә-төртә шунда җибәрде. "Бар, катнаш, узасың", - диде. Катнаштым, күреп алдылар. "Барс-медиа" компаниясе белән контракт төзелде. Бу вакытта кибеттә эшли идем. Кибеттән концертка чабам. Концерттан соң төнге сменага кабат эшкә. Эстрада сукмагыннан китүемдә Әлфинә Әзһәмованың да өлеше бар. Ул да мине үз концертларына алып халыкка күрсәтте. Менә шуннан китте инде. Хәзер сәхнә гомеремә дә 10 ел тулып килә.

- Димәк, "Барс-медиа" компа-ниясе белән хезмәттәшлек итүеңә дә 10 ел икән. Әйт әле, компания артистны кысаларга кертеп, аның иҗади иркен чикләмиме?

-Юк, миңа монда эшләү бик уңайлы. Аннары "Барс-медиа" уздыра торган Халыкара "Татар җыры" фестивалендә катнашып тору да дәртләндерә, үсешкә ярдәм итә. Хәзер инде мин биш тапкыр җиңү яулап, биш "Алтын барс" сынын яулаган җырчы.

- Эльмира, башкарган һәрбер җырың популярлаша, халык арасында тарала. Әйтик, "Йол-дыз җыйдым", "Синең белән", "Күңел кошым", "Яратам сүзсез генә", "Минем язым син икән", "Балан ачы шул, балам". Репертуарыңны ничек сайлыйсың?

- Кем ничектер, әмма мин үзем башта җырның көенә игътибар итәм, көе күңелгә ятышлы булырга тиеш.

- "Минем язым син икән" дигән җырың кемнәрне генә битараф калдырды икән?!

Гомумән, бу җырның үз тарихы бар икәнлеген беләбез... Әйе, концертларымда мин бу хакта һәрвакыт әйтеп китәм. Мәрхүмә Вәсилә Фәттахованың яздырырга өлгермәгән иң соңгы бу җырын миңа аның җәмәгате Илгиз тапшырды. "Вәсилә сине бик ярата иде. Шуңа да сиңа бирәм, яздыр шушы җырны", - диде. Вәсилә белән дуслыгыбыз биш еллап дәвам итте. Бик юксынам үзен.

- Эльмира, гаиләң турында да сөйлә әле?

-Ирем - Дима, рус миллә-теннән. Бергәләп ике бала - кызыбыз Диана, улыбыз Артемны үстерәбез. Үзем гел юлларда, гастрольләрдә булгач, балаларны да сирәгрәк күрәм. Аларны ике әниебез карый. Кайнанам күбрәк үзебез белән яши. Аңа мин бик рәхмәтлемен.

- Син гел игътибар үзәгендә. Җитмәсә, чибәрсең, уңышлысың. Ир-атлар игътибар күрсәтеп, теңкәңә тимиме? Социаль челтәрләр аша язып интектермиләрме? Ирең моңа ничек карый?

- (көлә). Дөрес әйтәсең, күп язалар, төрлесен язалар. Ярый әле, Дима берни дә аңламый (көлә). Көнләшеп бер-беребезне тикшереп яшәмибез. Аллага шөкер, барысы да яхшы. Өйдә тынычлык, ике балабыз да татарча сөйләшә, ирем иҗатымны видеоязмаларда, экраннар аша күзәтеп бара. Алар эшемне аңламаса, ярдәм итеп тормаса, бу режимда яшәп булмас иде.

- Соңгы вакытта төрле катнаш концертларда еш күренәсең. Инде менә язгы айларга, атап әйткәндә, март аенда үзеңнең шәхси концертыңны куярга җыенасың икән...

- Бик дулкынланып көтәм бу концертларны. Тамашачыларның өметен акларлык бик матур программа әзерләдек. Күпләр яратып өлгергән җырчы Рамил Галимҗанов, сәхнә йолдызлары Алсу һәм Азат Фазлыевлар, юмор осталары катнашачак анда.

-Уңышлар сиңа, Эльмира!

Елена Фатыйхова http://www.omet-rb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев